Туган як

Онытмаска иде шул...

Газетабызның 6 декабрь санындагы «Көй-моңнарыбыз онытылмасын» дигән язманы сөенә-сөенә укыдым, рәхмәт авторга.

Без – «Кама таңнары» әгъзалары, җәй көннәрендә «Әдәби кораб» проекты буенча, бик күп авылларда халык белән очрашулар үткәрдек, үзебез белән таныштырдык, шигырьләребезне укыдык. Чыгышларыбызны гармун моңнары һәм җырларыбыз белән чиратлаштырып бардык. Халык күп җыелмаса да, булганы җылы кабул итте. Шигырьләребез дә, яшьлегебездә уйналган җыр-моңнарыбызны яңарту да күңелләренә хуш килгәндер. Шулай булмаса, тыңлаучыларыбыз кыяр-кыймас кына яшьле күзләрен сөртеп утырмаслар иде дә, безгә рәхмәтләрен каткат әйтмәсләр иде.
Әйе, җырсыз халык була алмаган кебек, моңсыз, гармунсыз татар да булмый торгандыр. Моң безнең тумыштан җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Ә гармун халыкны уйландыручы да, юатучы да, күңелләрне ачучы да, сагышны басучы да, хәлгә керүче дә, кайгыны таратучы да – ата-бабаларыбыздан калган хәзинә ул. Без аны бәяләп кенә бетермибез.
Миңа үткән ел Актанышта «Гармунчылар фестивале»ндә катнашырга туры килде. Хәйран калуымның чиге юк, өч йөздән артык гармунчы катнашкан, диделәр. Гармун уйнап, Актаныш урамнарын әйләндек. Колоннаның иң башында, баян күтәреп, шәһәр башлыгы уйнап бара. Паркларында хәтта гармунга һәйкәл ачканнар. Ашаттылар-эчерттеләр, төн кундырып озаттылар. Менә кайда ул татар гармунына һәм гармунчыга хөрмәт! Ә без – сөекле Түбән Камабыздан дүрт-биш гармунчы – транспорт яллап, үз хисабыбызга әйләнеп кайттык.
Мөстәкыйль чыгышларыбыз башкалардан ким булмаса да, без «Түбән Кама гармунчылар ансамбле», – дип масаерга хакыбыз юк. Чөнки ансамблебез юк. Бергә чыгыш ясарлык бертөрле гармуннарыбыз юк, милли киемнәребез юк, ансамбльнең җитәкчесе юк. Җитәкче булыр иде, Татарстанда зурлыгы буенча өченче урында торган, илебезгә күпме миллиардлар керткән Түбән Камада, ансамбль җитәкчесенә түләрлек акча юк. Акчасы да табылыр иде, күрәсең, татарның гармуны да, моңы да шул бетеп барган авыллардагы гармун тавышына балавыз сыгып утырган карт-корыдан башка беркемгә дә кирәге юктыр. Һич югында Сабантуйларда «җәһәннәмнән чакырылган» җырчыларга кимрәк акча түгеп, үз ертыкларыбызны ямасак, файдалырак булыр иде. Яңа шәһәрләр, гигант заводлар авылларыбызны күптән үзенә йотты. Авылларыбыз яшьләре шәһәргә никадәр күп күченсәләр дә, авыл самимилеген, моңын, җырын шәһәр җирлегендә тамыр җибәртә алмадылар – заман кабул итмәдеме, үзебезнең акыл җитмәдеме?..
Күз алдыбызда үзгәреш җилләре исә, борынгыдан килгән моңнарыбызны кайларга илтеп олактырыр?..
Никифор ТУКМАЧЕВ, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрь.
Фотода: язма авторы Н. Тукмачев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: