Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Олы хөрмәткә ия кешеләр

Шушы көннәрдә өч түбәнкамалы юбилейларын билгеләп үткән. Аларны җирле хакимият, социаль яклау идарәсе вәкилләре тәбрикләп, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырганнар.

Сәгадә Вәлиевага (фотода) 95 яшь тулган. Ул Бөек Ватан сугышы елларында район социаль тәэминат бүлегендә эшләгән. Гомуми хезмәт стажы 43 ел тәшкил итә. Сәгадә апа «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале һәм «Социаль тәэминат отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән.  
Виктория Соловьева шулай ук 95 яшен тутырган. Сугыш чорында колхозда эшләгән. Түбән Каманың 10 нчы мәктәбендә  башлангыч сыйныф укытучысы булган. В.Соловьева ике кыз тәрбияләп үстергән, хәзер өч оныгы һәм дүрт торыгы бар. Юбиляр «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. 
Шулай ук «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте  өчен» медале иясе 90 яшьлек Николай Николаев та Бөек Ватан сугышы вакытында колхозда хезмәт куйган. Түбән Камага 1963 елда килгән, «Энергорайон» директоры урынбасары вазифасын башкарган. Ике оныгы һәм ике торыгы бар.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев