Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

“Өе биек, өйрәсе сыек” булмасмы?..

Шәһәребез чагыштырмача яшь кала булса да, беренче елларда ук төзелгән биналар ремонт сорый башлады инде. Шул исәптән дәваханә биналары да. Актүбә урамы, 13а адресы буенча урнашкан бинада капиталь ремонт башлануы сөенечле яңалык.

Соңгы хәбәрләрдән күренгәнчә, эшчеләр палаталарда һәм бүлмәләрдә демонтажлау эшләрен башлаган.

Дәваханә территориясендәге 2013 елдан бирле ташландык бинаның да язмышы озакламый хәл ителәчәк, дип ышандырдылар. Бу бина инде күптән экстрим яратучы яшьләрнең, наркоманнарның, бомжларның яраткан урынына әйләнгән иде.

Яңа дәваханәләр сафка баса, искеләре замана таләпләренә туры килерлек итеп, төзекләндерелә. Тик кешене дәвалауда бина гына түгел, ә андагы табиблар да мөһим роль уйный. Ә ул яктан, йомшак итеп әйтсәк,  эшләр бераз аксый. Бу минем генә фикерем түгел. Поликлиникада утыручы кайбер участок табибларынан зарланучылар бар. Үземнән дә беләм, Төзүчеләр урамындагы 2 нче поликлиниканың теркәү бүлегеннән үк сорауга матур итеп түгел, дорфа җавап бирәләр. Участок терапевтлары карточкалар югалта. Монысы да буш сүз түгел... Авырулар бәхетенә, дәваханәдә табибларның, шәфкать туташларының күбесе үз эшләрен яратып, авыруларны хөрмәт белән караучылар.

 Дәваханә турында сүз башлагач, тагын бер үтенечне язып китик әле. Территория шактый зур, анда урнашкан биналар да дистәләптер. Тик аларда элмә такталары юк. Кайда терапевт бүлеге, кайда хирургия, йогышлы авырулар бүлеге – эзләп табармын димә. Бу уңайдан, республика клиник дәваханәсендәге кебек берничә урында күрсәткеч такталар эленгән баганалар куелса, кайсы корпусның кайда икәнен узгынчылардан сораштырасы булмас иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев