Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Нәрсә уйларга белмәссең!

Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында «Үзгәреш җиле» проекты турында күптөрле уңай һәм тискәре карашлар, фикерләр ишетергә туры килә. Сүз дә юк, татар җырларын дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү көн кадагында булырга тиеш. Әмма ничек итеп, нинди юллар белән алып чыгарга аларны? «Үзгәреш җиле» проектындагы татар халык җырларын тыңлагач, кая югалды монда татар...

Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында «Үзгәреш җиле» проекты турында күптөрле уңай һәм тискәре карашлар, фикерләр ишетергә туры килә. Сүз дә юк, татар җырларын дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү көн кадагында булырга тиеш. Әмма ничек итеп, нинди юллар белән алып чыгарга аларны?
«Үзгәреш җиле» проектындагы татар халык җырларын тыңлагач, кая югалды монда татар халкына гына хас моң, дигән урынлы сорау туа. Артистларыбыз үзгәртеп, яңача башкарган моңсыз татар халык җырларының яңгырашы берничек тә күңелгә ятмый, җанны куандырмый. Гасырлар буе җырланып килә торган татар халык җырларына тимәскә, ә алардан башка, төрле композиторларыбыз язган меңнәрчә җырлар бар бит, менә шулар өстендә эшләргә кирәктер, минемчә.
Тагын шуны әйтмичә булмый, берничә көн рәттән телевизордан «Таяну ноктасы» тапшыруын күрсәткәннәр иде. «Үзгәреш җиле» проектын оештыручы, яраткан җырчыбыз Венера Ганиева, әлеге проектны әзерләү һәм үткәрү өчен бюджеттан бер тиен дә акча бирелмәве, бу эштә фәкать спонсорлар гына ярдәм итүе турында әйтте.
Хөрмәтле депутатыбыз Разил Вәлиевнең «Звезда поволжья» газетасының 10-16 ноябрь санында басылып чыккан «Акча һәрвакыт җитми» («Денег всегда не хватает») дигән мәкаләсендә «Үзгәреш җиле» проекты өчен бюджеттан шактый күләмдә акча бүлеп бирелүе хакында язган. Ул акча татар җырларын югары дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итсә, тотылган чыгымнар кызганыч түгел. «Үзгәреш җиле» җилдән туган бала хәленә генә калмасын иде, дип борчыла депутатыбыз.
Венера ханымнан, бу очракта: «Әлеге проектка бюджеттан бүлеп бирелгән ул акча кая икән соң?» - дип сорыйсы килә. Депутат сүзенә ышанмый булмый бит инде. Нәрсә уйларга белмәссең, билләһи!
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
Түбән Кама шәһәре
аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев