Туган як

Әнисе татарча белмәсә дә...

Калада яшәүче балалары янына кунакка баручы Сәлахетдин агай поезд вагонына кереп утырды. Юл ерак, бергә барасы юлдашлары татар булса ярар иде, сөйләшеп барганда, вакыт сизелми үтә бит. Күп көтәргә туры килмәде, бармагы саен алтын йөзек ялтыраучы, кашы-күзе мулдан буялган кызыл иренле яшь кенә бер хатын күренде: «Здравствуйте». Ул әйбер-карасын урнаштырган...

Калада яшәүче балалары янына кунакка баручы Сәлахетдин агай поезд вагонына кереп утырды. Юл ерак, бергә барасы юлдашлары татар булса ярар иде, сөйләшеп барганда, вакыт сизелми үтә бит. Күп көтәргә туры килмәде, бармагы саен алтын йөзек ялтыраучы, кашы-күзе мулдан буялган кызыл иренле яшь кенә бер хатын күренде: «Здравствуйте». Ул әйбер-карасын урнаштырган арада, улы җәлт кенә Сәлахетдин карт янәшәсенә килеп кунаклады. Керүчеләрне күздән кичерүче агай, сузып кына, «исәнмесез», дип җавап кайтарды.
Русча яхшы гына сукаласа да, шәһәргә барганда да Сәлахетдин гомер буе үз татар телендә исәнләште. Кемнәрдер гаҗәпләнде, кемнәрдер ачуланды. Әмма ул үз гадәтенә тугры булды. Татарстанда, үз туган туфрагында яши бит! Ни өчен Сәлахетдин телен җимерә-вата русча исәнләшергә тиеш?! Аның туган теле башка милләтләрнекеннән киммени?!
Вагонга кергән бу балакай да, ничек кенә тырышса да, килеш-кыяфәтендә татарлыгы ярылып ята. Татар хатын-кызларына гына хас булган ниндидер бер эчке сөйкемлелеге бар.
«Рәхәтләнеп, татарча сөйләшеп кайтабыз икән», - дип, Сәлахетдин агай шатылгын белдерде. Хатын нечкә итеп сызылган кашларын җыерып, аңа карап торды да: «По-татарски не знаю», дип әйтеп куйды.
Агай аптырашка калды:
«Син кайсы кавемнән буласың соң?»
Хатынның тулы иреннәре бөреште: «Кавын не знаю. Я, вообще, татарка».
Моңа кадәр олылар сүзенә катышмыйча, машинасы белән уйнап утырган алты-җиде яшьләр тирәсендәге малай шәрран ярды:
«Әни, зур булса да, татарча белми, ә мин беләм».
Баксаң, бу баланы әби-бабае баккан икән. Авылдашларына ияреп ерак Себердән кунакка кайтан рус егете белән танышкан, шуңа кияүгә чыккан булган бу бала. Кияү рус булса да, татар авылында яшәп калган. Әмма авыл җирендәге эшсезлектән, акчасызлыктан туеп, ирнең туган ягына киткәннәр. Яше дә тулмаган улларын ерак юлга алмаганнар. Аны әти-әниләренә калдырганнар. Баштагы елларда авылга кайту җайлары булмаган. Мөмкинлек чыгуга, юлга җыенган ул. Үзенә бераз ияләшкәч, улын үз яннарына алып китәргә уйлаган. Кайткан кйтуын, ләкин баласы русча бер авыз сүз белми, ә анасы үз туган телен «оныткан».
Үз татарыбыз беткән идемени, дигән сорау тел очында бөтерелсә дә, Сәлахетдин эндәшмәде. Тагын уйларына чумды. Ике милләт кешесеннән туган бала кем була инде? Әнә бит, каршыдагы бу сөйкемле хатын, «әтисе улыбызны рус итеп яздыртты», дип утыра. Башкача була да алмыйдыр. Элек-электән, баланың милләте атасы ягыннан чыгып билгеләнелә.
Гомер-гомергә, тыйнак һәм эшчән татар кызларына үзбәк, казах, рус һ.б. милләт егетләре бик теләп өйләнгәннәр. Татар кызлары күпме чит милләт баласы үстергәндер, исәбен кем белсен... Анысы аңлашыла инде аның, әмма татар егетләре чит милләт кызына өйләнгәч тә, шул ук хәл кабатлана. Менә шунысы аяныч. Бик сирәге генә үз баласын татар рухында тәрбияли ала...
Татарның үз теленнән, үз милләтеннән читләшүе күптәннән килә түгелме? Явыз Иван Казанны басып алып, аннан соң килгән патшалар да татар халкын авыр шартларда яшәргә мәҗбүр иттеләр, шуннан соң да, үз дәүләтчелегебезне булдыру омтылышына аяк чалдылар. Илебез халыкларының бер телдә - рус телендә генә сөйләшергә тиешлеге турында сүз алып барылды. Ул чорда «совет халкы» исеме астына берләштерү буенча астыртын эш алып барылса, хәзер «Россия халкы» дигәнне уйлап таптылар. Нәтиҗәсе бер: вак милләтләрнең телләре йотылып бара.
Юл буе үзенең авыр уйларыннан аерыла алмаган, ара-тирә теге почык борын белән генә сөйләшкәләп алган Сәлахетдин агай, аерылганда гына булса да, матур хатынга үз сүзен әйтте. «Кызым, үз ана телеңдә сөйләш. Ул бит сине тапкан, баккан иң кадерле кешең - анаң теле. Улыңны да, үз әби-бабае теленнән аерма, оныттырма телебезне. Газиз телен оныткан кеше үз анасын да, туган җирен дә оныта, маңкортка әйләнә. Сак бул, кызым», - дип саубуллашып, күзләрен тутырып карап торучы баланың башыннан сыйпап, перронда басып калды Сәлахетдин агай.
Поезд аналы-уллы бу икәүне - татар кызы белән, русча бер авыз сүз дә белмәүче рус баласын ерак Себер якларына алып китте...
Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: