Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Әйтер сүзем бар

Нинди генә кыенлыклар килсә дә...

Бу язма Түбән Уратма авылында гомер итүче Мөхтәрәмә апа Фәхретдинова турында.

Аның балачагы һәм яшьлеге сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Тик тормышында нинди сынаулар гына булмасын, ул кыенлыклар алдында каушап калмый, тормышта үз урынын таба. 

«Без сугыштан соң туган балалар булсак та, сугыш турында белеп, аның никадәр куркыныч икәнен тоеп үстек. Сугышта алган авыр яраларыннан сызланган әтиебезнең күзләрендә, авыр эштән йончыган әниебезнең йөзендә чагылган ачы сагыш барысын да сөйли иде», — ди Мөхтәрәмә апа ул еллар турында. 

Әтиләрен 1941 елда ук сугышка алалар. Әниләре 3 бала белән ялгызы кала. Өйдә мичкә ягу өчен бер пүлән утын, малларга бер уч печән, ашарга бер кашык он булмый. «Ничек итсәм иттем, сыерны бетермәдем. Шул алып калды безне ачлыктан», — дип сөйли торган була әнисе. 

Мөхтәрәмә 1946 елда Татар Волчий авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Аннан соң тагын бер сеңлесе туа әле. Шулай итеп, 5 бала, сугыштан авыр яраланып кайткан әтиләре, әниләренең тәрбиясендә кала.

Мөхтәрәмә 7 яшьлек абыйсы белән, кыш буе кар ерып, урманга утынга йөри. Утын дигәне дә чыбык-чабык инде. Сугыштан кайткан әтиләре фермада сарыклар карый. Ферма аларның бакча башында гына, шунда чыкканда да берничә тапкыр ял итәргә туктыйм, дип әйтә торган була әтисе. Ул барыбер озак яшәмәгән, 1966 елда вафат булган. 

«Әнием авылыбызда бик хөрмәтле кеше иде. Бик дини, киңәштабышка да аңа киләләр иде. Андыйларга ярдәм итмичә калмады. Авылдагы 1941 нче елгы абыйлар белән төп йортта тату яшәп, сиксән сигез яшендә вафат булды әнием. Аны бик сагынам», — ди ул. 

Мөхтәрәмә 7 сыйныфка кадәр авылда укый, унынчы сыйныфны кичке мәктәптә тәмамлый. Хезмәт юлын авылда башлый ул. Авылда төзүчеләр бригадасы була, алты кыз шунда таудан таш чыгаралар. Ул ташлардан складлар, ферма каралты-куралары төзиләр. Ул корылмаларның кайберләре бүгенге көннәргә кадәр сакланган.

Бәхетсезлек аяк астында, дигәндәй, төзелештә эшләгәндә егылып, Мөхтәрәмә аягын сындыра. Авыр эшләргә ярамагач, аны авыл советына секретарь итеп куялар. Ул вакытта секретарьларның эше бик күп: "страховка«лар, салымнар җыялар. «Шул акчаларны җыям да, 20 чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә тапшырырга җәяүләп китәм. Хәзер уйлап утырам, ничек курыкмаганмын, аз акча түгел иде бит», — ди Мөхтәрәмә апа. 


Бер ел эшләгәч, председатель аңа: «Авылдагы кибетченең инде 3 ел отпускага чыкканы юк, аны ял иттер әле», — дип кыстап, кибеткә сатучы итеп куя. Әнисе бик кайгыра инде, бер җирдә укымаган килеш сату эшенә керәсең, өстеңә чыкса төрмәгә утыртырлар ди. 

«Кибеттә бик яхшы эшләдем. Бер дә өстемә чыкмады. Бер-ике тапкыр склад мөдире мине алдамакчы иде, сизеп дөреслекне әйткәч, бүтән алай кыланмады. Шулай итеп, председатель, яхшы эшлисең, сине халык ярата, эшлә дип, сатучылыкта калдырды», — ди ул. 

Шунда үзенең булачак ире белән таныша. Фоат институт бетереп, зоотехник булып эшләргә килгән була. Көз көне тормыш корып, Рус Волчие авылында яши башлыйлар. 

Ул авылда сигез ел яшиләр. Шунда ике балалары туа. Ә үзе балалар бакчасы мөдире булып эшли. Шул чакта аңа, читтән торып укырга кер, булышырбыз диләр. Ләкин ул нигәдер тәвәккәлләми. Хәзер дә шуңа үкенә. 

Аннан ире Фоатны Әлмәт районының Никольский авылына күчерәләр. Анда Мөхтәрәмә китапханәгә урнаша. Эшен бик яратып башкара. Тырышлыгын җитәкчеләр югары бәяли, хәтта Түбән Уратмага килгәч тә почта аша премия акчасы җибәрәләр. 

Түбән Уратмага алар 1984 елда, ире Фоат абыйны эшкә чакыргач күченәләр. Үзен бәрәңге склады мөдире итеп куялар. «Шунда эшләүче апаларның хезмәт хакларын киметмәскә тырыштым. Эшләгәннәрен күрә белгәч, бик сөенәләр иде», — ди Мөхтәрәмә апа ул елларны искә алып. 

Эше җайлы гына барганда, совхоз җитәкчеләре аны Ширәмәт янындагы фермага мөдир итеп куялар. Карышып та карый, тик барыбер ризалаштыралар. Дүрт ферма симертергә куелган үгезләрне кабул итеп ала. Шуңа өстәп, тегермәнне дә кабул ит инде, Мөхтәрәмә, диләр. Анысына да ризалаша. Көзгә, басулардан икмәк кайта башлагач, башка кеше юк син икмәкне кабул итеп тор диләр. Әле икмәкне киптерергә дә кирәк бит. Шулай итеп, фермадагы маллар гына түгел, ындыр табагы да, «сушилка» да, икмәк складлары да аның карамагына күчә. Җәй айларында яшел он ясый торган АВМ да өстәлә әле. 

«Күпме кеше белән эшләдем, берсен дә кыерсытмадым, эш сәгатьләрен гадел язып бардым. Акча алгач, эшчеләрем рәхмәт әйтә иде. Алтмыш өч яшькә кадәр хезмәт куйдым совхозда. Шуннан лаеклы ялга киттем», — ди Мөхтәрәмә апа.

Ләйлә Әгъзәмова, китапханәче
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев