Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Ни өчен үтәбез?

Хәзер медицина тикшерүен кемнәр, кайсы вакытта һәм ничек үтәргә тиешлеге турында күп язалар. Анысы турында артык сүз кузгатып тормыйм. Мине башкасы борчый.

Ел саен фәлән кадәр анализ алган булалар, су буе чират торып ЭКГ төшәбез – берсенең дә нәтиҗәсен белмибез. Вакыт-вакыт йөрәк кысылып куя. Нәкъ шул чакларда, минем фәлән анализның нәтиҗәсе ничек булды икән дигән сорау туа да инде.
Тик безгә нәтиҗәләрне җиткерүче юк. Үзләре әйтмиләр, мин сорап йөрмим. Медосмотр үткән һәр кеше  поликлиникага барып, табибларны аптыратып йөрсә, аларның эшләргә вакытлары да калмас иде.  
Әйтер сүзем шул: медосмотр үткәннән соң, нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, аларны эш урынына хәбәр итсәләр, ничек булыр икән? Яхшы булса – сөенербез, начар булса, дәвалану юлларын эзли башлар идек. 
Илһамия ГАФФАРОВА.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев