Туган як

Монысы да илебез тарихы шул...

Илебезнең Бөек Октябрь социалистик революциясе белән бәйле тарихы бездән ул кадәр ерак түгел әле. Большевикларның, Владимир Ленин җитәкчелегендә, властьне бернинди кан коюларсыз үз кулларына алганы да билгеле. Германия белән ике арадагы сугыш дүрт елга сузыла. Большевиклар властька килүгә, иң беренче эш итеп, Ленин сугышны туктатуга ирешә. Моның өчен ул Көнбатыш...

Илебезнең Бөек Октябрь социалистик революциясе белән бәйле тарихы бездән ул кадәр ерак түгел әле. Большевикларның, Владимир Ленин җитәкчелегендә, властьне бернинди кан коюларсыз үз кулларына алганы да билгеле. Германия белән ике арадагы сугыш дүрт елга сузыла. Большевиклар властька килүгә, иң беренче эш итеп, Ленин сугышны туктатуга ирешә. Моның өчен ул Көнбатыш Украина белән Көнбатыш Белоруссияне Германиягә биреп, Брест килешүенә кул куя. Алга китеп булса да, әйтеп куям: ул җирләрне һәм әле тагын патша хөкүмәте әлегрәк Германиягә биргән Калининград (Кенинсберг) өлкәсен Бөек Ватан сугышында Иосиф Сталин, барыбер, үзебезгә кире кайтара!
Ә хәзер Борис Ельцинның ничек итеп властька менгәнен языйм әле, булдыра алсам. 1993 елның 3-5 октябрь көннәрендә Мәскәүдә парламент урнашкан Ак йортны сакларга Казахстан, Киев, Минск, Рига, Төньяк Кавказ, Брянск, Новосибирск, Пенза, Рязань, Петербург, Тула, Чиләбе, Ярославль һ.б. шәһәрләрдән, өлкәләрдән халык агыла. Мәскәүнең үз кешеләре дә чыга. Тик барысы да коралсыз...
Әнә шул коралсыз халыкны бастыру өчен, Ельцинның тугрылыклы ялчысы Павел Грачев Мәскәүгә Таман дивизиясе танкларын кертергә боерык бирә... 4 октябрь иртәсендә Яңа Арбат күперендә алты "Т-80"танкы Югары Совет бинасының югары катларын утка тота. Исерек Ельцин акчасына сатылган хәрбиләр Советлар йортын штурмлый, коралсыз халыкны кыра башлыйлар.
Канлы октябрь вакыйгасынан соң биргән бер интервьюсында Калмык президенты К.Илюмжинов Ак йортта йөзләрчә кешенең үтерелгәнен күрүен әйтә. Башта аларның барысын бер урынга җыеп куймакчы булганнар, әмма бер хәрәкәт ясау да куркыныч булганлыктан, бу фикердән кире кайтканнар. Көн азагына үлеләр саны меңгә җиткән...
Ак йорт янында урнаштырылган палаткалардагы һәм баррикадалардагы кешеләр дә бронетранспортерлар уты астында калган. Штурм башлганганын аңлап җиткермәгән журналист И.Танеева Ак йорт тәрәзәсеннән карап торганда, пулялар яңгырыннан качу өчен, мәйдандагы халыкның омоннар ташлап калдырган автобуска үрмәләүләре хакында сөйли. Халык кереп тулган автобуска, өч яктан да зур тизлектә БМДлар якынлашкан һәм ата башлганнар. Дөрләп яна башлаган автобустан чыгарга тырышкан кешеләрне БМДдан сибелгән ут аяктан еккан.
Кайбер тикшеренүчеләр, канлы октябрь көннәрендә Ак йорт эчендә, чама белән, 2500 кеше булган дип, раслый. Ак йорт оборонасында торучыларга туклану өчен талон өләшүчеләр аны 4362 кешегә биргәнлекләрен әйткәннәр. Ә бит парламентны саклаучылар арасында отряды-отряды белән талон алмаучылар да булган...
Ул көннәрдән соң егереме ел вакыт үтсә дә, әле һаман да корбаннар санының күпме булганлыгын халыкка төгәл әйтүче юк. Бары бер нәрсә кире каккысыз хакыйкать: властька үрмәләү юлында киртә булган үз халкын кырган ерткыч исерекне, без аңгыра сарыклар, ничәмә-ничә еллар Россия дигән зур ил башында тоттык.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: