Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Мондый «мода» кирәкме?

Мин язачак тема яңалык түгел.

Бу хакта күп сөйләнде һәм язылды. Тик шәһәребез урамнарында ертык чалбар киеп йөргән хатын-кызлар саны кимеми. Бу хәл мине бик гаҗәпләндерә. Безнең татар халкында «Тиле, тиле дигән саен, тигәнәк буе сикерә» дигән әйтем дә бар бит әле. Әллә соң, битәрләү сүзләрен мактау дип кабул итә башладымы соң яшьләребез? Шундый хатын-кызны туктатып: «Сеңлем, нәрсә булды, башка кияр әйберең юкмыни, нигә болай бөтенләй ертылып беткән чалбардан йөрисең?» – дип сорыйсым килә.
Бу ахмаклыкны күреп, кемдер хәзерге «яңа мода» бит ул дияр, ләкин мондый «модага» һич тә күңел ятмый. Шундый күңел кайтаргыч «мода» ны күргәч Муса Җәлилнең 1943 нче елның 12 февралендә язган «Хәдичә» дигән шигыренең берничә куплеты искә төшә: 
«Ахры кызга уй керә,
Төнлә белән кем күрә?
Күп тикшерми Хәдичә,
Койма аша сикерә.
Кайтып керә йортына,
Кайткач бар да онтыла.
Тик, кадакка эләгеп,
Юбка гына ертыла.
Менә бара ул, кара!
Юбка гына чайкала.
Исе китеп хатын-кыз
Юбкага карап кала.
Икенче көн ни күрәм?–
Бер елыйм да бер көләм.
Урам тулы хатын-кыз
Бар да ерык юбкадан.
Әй, Хәдичә, Хәдичә!
Кичегеп кайтып кичә,
Нинди эшкә чуалдың –
Яңа мода чыгардың.

Ни гаҗәп, XX гасырда булган вакыйга менә тагын XXI гасырда кабатлана, тик ерык юбканы ертык чалбарга алыштырдылар. Сүз дә юк, өлкән буын кешеләренә дә ертык кием белән йөрергә туры килгән заманнар булды. Тик ул мохтаҗлыктан. Анда да, ертылган урыннарны кеше күзенә күрсәтмәс өчен ямап кияләр иде.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, бу иләмсез «яңа мода» кайчанга кадәр дәвам итәр дә, аңа ияргән гүзәл хатын-кызларыбыз үз акылларына кайчан килерләр, хәерче кыяфәтендә йөрүдән кайчан туктарлар.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН, Түбән Кама шәһәре һәм районы аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев