Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Мондый канун кемгә кирәк?

Бу фикерләрне язарга мине Россия дәүләт думасының, сенатор Виктор Озеров һәм дәүләт думасы депутаты Ирина Яровая тәкъдиме белән кабул ителгән яңа кануны этәрде. Ашыгычлык белән кабул ителгән ул канун нигезендә, дини мәҗлесләр һәм дингә бәйле һәртөрле йолалар чиркәүләрдән, мәчетләрдән башка урыннарда үткәрелергә тиеш түгел. Өстәвенә, гыйбадәт-ханәләрдә андый мәҗ-лесләрне тик указлы...

Бу фикерләрне язарга мине Россия дәүләт думасының, сенатор Виктор Озеров һәм дәүләт думасы депутаты Ирина Яровая тәкъдиме белән кабул ителгән яңа кануны этәрде. Ашыгычлык белән кабул ителгән ул канун нигезендә, дини мәҗлесләр һәм дингә бәйле һәртөрле йолалар чиркәүләрдән, мәчетләрдән башка урыннарда үткәрелергә тиеш түгел.
Өстәвенә, гыйбадәт-ханәләрдә андый мәҗ-лесләрне тик указлы дин әһелләре генә оештыра ала. Башка урыннарда дини йолаларны үткәрү, алар уйлаганча, янәсе, экстремистлыкка, террорчылыкка китерә, шунлыктан бу катгый рәвештә тыела һәм җинаять булып санала. Дин тотучылар иреген чикли торган һәм халыкка каршы булган мондый канунны президентыбыз Владимир Путин расламас дигән ышаныч кына бераз тынычландыра.
Террорчылык белән христиан, ислам, яһүд, будда диннәренең нинди уртак-лыгы бар? Илебездәге традицион диннәр һәм, гомумән, диннәрнең берсе дә кеше гомерен чикләргә, җинаятькә өндәми, ә якыныңны да үзеңне яраткан кебек үк яратырга чакыра. Террорчылык исә кешеләрнең иң начар, иң чиркангыч төркемнәренә таяна, аның нигезе - караклык, Аллаһыга ышан-мау, Аннан курыкмау...
Террорчылар, шул ук «Ислам дәүләте» битлеге артына яшеренгәннәре дә, үз явыз максатларына ирешү өчен йөзләрчә кешене үтерәләр, кан коялар. Аек акыллы кеше шулай чагыштырып карап та дөрес нәтиҗә ясый ала. Яроваяларның аннан-моннан оештырылган закон проектлары кырмыска оясына таяк тыгып болгаткандай, ил халкын бик нык борчуга салды.
Тагын бер мәртәбә кабатлап әйтәм, террорчыларны дин белән бәйләү дөрес түгел. Бу - халыкны алдау өчен җинаятьчеләр уйлап чыгарган битлек. Кызганыч, югары дәрәҗәдәге руханилар, мөфтиләр динне үзләренә битлек иткән мәкерле террорчыларга тиешенчә каршы тора алмыйлар.
Дәүләт думасы депутатлары, үз югарылыкларыннан торып, террорчылыкка каршы үзләренчә көрәш ачмакчы. Әмма террорчылыкның катлаулы йомгагын чишү, фаш итү җиңел эш түгел. Террорчылыкка каршы гади халыкка таянып, чиста намус белән көрәшергә кирәк дума депутатларына. Шуны онытмаска иде, төрле халыкларның гасырлар буе канына, аңына сеңгән гореф-гадәтләрен Россия думасының катлы-катлы карарлары белән үзгәртү мөмкин эш түгел. Каш ясыйм дип, күз чыгару була күрмәсен.
Гаиләләрдә никахлар укыту, исем кушу, вафат булган ата-бабайларыбызны, әни-әбиләребезне һәм башка туганнарыбызны искә алу, яңа йортларга күченгәндә дини мәҗлес җыеп догалар укыту - халыкны
эчкечелектән, бозыклыктан, җинаятьтән калкан булган дин-әхлак кысаларында тоту да әле ул.
Дәүләт думасында утыручы депутатлар яңа кануннар кабул иткәндә, иң элек, Россия Федерациясе Конституциясен укысыннар иде. Чөнки, балачагы һәм мәктәп еллары Украинада үткән, хезмәт юлын Петропавловск-Камчатскийдагы төзелеш трестында секретарь-машинистка буларак башлаган, депутатлыкка кадәр шундагы прокуратурада эшләгән Ирина Яровая тәкъдим иткән канун Россия Конституциясенә тулысынча каршы килә.
Россиядә төп закон булган Конституциянең 23нче мәддәсендә «Һәркем шәхси тормышының кагылгысызлыгына, шәхси һәм гаилә серенә, үзенең намусын һәм кешелек дәрәҗәсен яклауга хокук-лы» дип язылган. 28нче мәддәдәге «Һәркемгә вөҗдан иреге, үзе яки башкалар белән бергәләп теләсә кайсы динне тоту яки бер динне дә тотмау хокукы, дини һәм башка төрле инануларны ирекле сайлап алу, аларга ия булу һәм дини яки башка инануларны тарату, шулар нигезендә гамәл кылу гарантияләнә» дигәнгә каршы киләчәк бит Яроваяларның законны үзгәртүләре.
Илнең төп законына каршы килә торган законны акыл кабул ителә аламы? Юк, әлбәттә. Кызганыч, үзгәрешләр чорында Россиянең танылган сәясәтчесе булган Виктор Черномырдин әфәнде исән түгел. Ул исән булса, Ирина Яроваяга: «Кычыт-маган җирне кашыма», дип әйткән булыр иде. Черномырдинның «Хотели как лучше, а получилось как всегда» дигән акыллы һәм Россия өчен бик тә урынлы сүзләрен еш искә төшертә башлады әле соңгы вакытта югары урындагы мәгънәсез депутатлар...
Ярованың террочылыкка каршы кануны ашыгып, уйланмыйча кабул ителгән. Әгәр аны Президентыбыз раслап, ныклап торып куллана башласалар, ул закон Россияне ныгытмаячак, ә илне бөтенләй таркатуга илтәчәк.
Зирәк ШИҺАПОВ,
Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев