Туган як

Мохитнең корымлы тәэсире

Түбән Кама халкының сәламәтлеге, турыдан-туры, начар экологиягә бәйле икәне беркемгә дә сер түгел. Кеше сәламәтлегендәге проблемаларны хәл итү шәһәр һәм республика белән беррәттән, илебез күләмендәге акча кытлыгы аркасында тоткарлана. Сәламәтлек саклау тармагын гына алсак та, аны финанслау "больничная касса»лар карамагында булганлыктан, халык сәламәтлеген какшата торган мәсьәләләр уңай чишелеш табар дип...

Түбән Кама халкының сәламәтлеге, турыдан-туры, начар экологиягә бәйле икәне беркемгә дә сер түгел. Кеше сәламәтлегендәге проблемаларны хәл итү шәһәр һәм республика белән беррәттән, илебез күләмендәге акча кытлыгы аркасында тоткарлана. Сәламәтлек саклау тармагын гына алсак та, аны финанслау "больничная касса»лар карамагында булганлыктан, халык сәламәтлеген какшата торган мәсьәләләр уңай чишелеш табар дип өметләнергә җирлек юк. Әмма, нинди генә авыр хәлдән дә чыгу юлын табып булган кебек үк, моны хәл итүнең дә үз юллары бар. Ничек итепме?

Дистәләрчә еллар дәвамында, шәһәребездәге нефть химиясе белән бәйле объектларга модернизация үткәрүне кичектереп киләләр, күп кенә заводлар иске технология буенча эшләгәнлектән, эш нәтиҗәлегеге турында сүз дә йөртеп булмый. Ә бу исә экология иминлегендә дә, матди яктан да һәм эшче көчләрдә дә чагылыш таба.

Өстәвенә, Татарстан җитәкчелегенең, экология иминлегенә тәэсир итә торган заводларны бары тик Түбән Кама шәһәрендә генә төзүгә кагылышлы карарына бәйле рәвештә, безнең җирлектә якын араларда яңа химик агулы заводлар белән беррәттән, узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында төзелгән һәм шул иске технология белән эшләүләрен дәвам иттерә торганнарына да модернизация уздыру күздә тотыла.

Россиянең гамәлдәге законнары нигезендә, боларны җәмәгать тыңлауларында халык һәм шәһәр депутатлары белән килешенеп эшләү мәҗбүри!

Әлбәттә, без төзелмәсен, модернизация үтәкрелмәсен дип, каршы төшә алмыйбыз (каршы килсәк тә, кем безне тыңлап торсын ди инде?!), әмма, шул ук вакытта, без катгый таләпләр куя алабыз. Боларга бәйле чыгымнарны үз эченә алган дәүләт сметасы проектына - мохитне, туфракны һәм һаваны, җир асты суларын, елгалар-күлләрне һ.б. алга таба да пычратуны дәвам итүләренә юл куймау максатыннан формаль бурычларны кертү белән генә чикләнмәскә, ә шәһәребез халкы сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән чараларга тотылачак чыгымны да кертергә! Моны тормышка ашыру өчен, бик күп акча кирәк, әмма без үз сүзебездә торырга, таләп итәргә тиешлебез.

Бу урында, бәлки, нефтехимиклар сәламәтлеген ныгытуга зур игътибар бирелә, аларның профилаторийлары да, көньякта санторийлары да, шулай ук, диетик туклану, кояш ваннасы алу җайлары да бар, диярсез. Бик тә әйбәт, без алар өчен үтә дә шат. Әмма нефтехимиклар нибары 30 меңгә якын. Ә шул ук сәламәтлек өчен зарарлы һава сулаучы, шул ук мохит иминлеге югалган җирлектә яшәүче калган түбәнкамалыларның сәламәтлеген кем кайгыртыр да, кем борчылыр? Беркем дә! Медицина иминияте дигәне түбәнкамалылар сәламәтлеге мәсьәләсен, тулысынча, халыкның үз җилкәсенә аударды, ягъни кешеләр үз исәпләренә, түләүле табибларга йөрергә мәҗбүрләр. Бүгенге көндә күпләр үз кесәләреннән акча чыгарып түләп, табибка күренәләр, дәваланалар. Дөрес түгел дип, беркем дә моңа каршы төшә алмый.

Менә шуларны һәм җирлегебездә яңадан-яңа заводлар төзелеп торуын исәпкә алып, түбәнкамалылар сәламәтлеген саклау мәсьәләсен хәл итү өчен, экологлар, галимнәр, медиклар, икътисадчылар һәм шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләреннән торган инициатив төркем оештырырга тәкъдим итәм. Ул төркем Түбән Кама шәһәренең баштагы төзелеш проектында каралганча, Красный Ключ тирәсендә 1200 койкага исәпләнгән күппрофильле дәваханә төзү мәсьәләсен дә күтәрергә һәм аны хәл итү юлларын эзләшергә тиеш (ул документ 1965 елдан бирле .... Р.Глянцта ята). Завод торбаларыннан чыга торган корым һаваны каплап китеп, кояш нурларына җиргә үтәргә комачаулаганлыктан, Түбән Кама балаларына, инвалидларга һ.б. Сочига путевкалар юллау һәм халык сәламәтлеген ныгытуга кагылышлы башка чараларны хәл итү буенча да эшли башларга вакыт.

Шәһәребез экологик яклауга күптән мохтаҗ, үз чирен яшергән - үлгән, диләр. Әгәр дә түбәнкамалыларны шул химикатлы исләр бәйләме тарата торган күпсанлы заводлар өчен кирәкле эшче куллар дип кенә карамыйлар икән, боларның барысын да якты киләчәктә калдырмыйча, бүгеннән үк хәл итә башларга кирәк. Үзебезнең, балаларыбыз һәм оныкларыбызның сәламәтлеге шушы җирлектә яшәүче үзебезгә кирәк, безнең өчен беркем дә янмаячак та, көймәячәк тә. Бердәм эш итик, битарафлык кабыгына төренмик!

Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,

Россиянең атказанган табибы, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: