Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Моң кайда соң?..

Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң әйт, урам? – дип язган шагыйрь инде ничә еллар элек.

Каян чамалагандыр ул авыллар белән бергә моңның да бетүгә таба баруын?! Кем аерып әйтә алыр, кеше башта сөйләшә башладымы, әллә җырлый башладымы икән? Мөгаен, җырлый башлагандыр. Әнә бит кошлар сөйләшә белмәсәләр дә, ничек матур сайрыйлар, хәтта тавыклар да «җырлый». Кешене гомере буе җыр озатып йөри. Ул җырлап, кайгы-сагышын да баса, сүз белән әйтә алмаган кичерешләрен, хисләрен дә, җыр аша әйтә ала. Ярату-сөю хисләреңне урамга чыгып кычкырсаң, бу акылдан язган диярләр иде. Ә шул ук хисләрне җырга салып, тамашачыга җиткерсәң – алкышлыйлар. Күңел тулгач, тамакка килеп тыгылган төерләрне эретеп, күздән яшь тамызырлык итеп, күңелләрне бушандырырлык көч бар җырларыбызда. Шул җырлар бетмәсен, буыннардан-буыннарга барсын өчен бөтен гомерләрен сарыф иткән җырчыларыбыз, композиторларыбыз да бик күп, шөкер.
Тормышка, яшәү рәвешенә карап халыкның дөньяга карашы да үзгәрә, күрәсең. Чөнки әхлак нормалары үзгәрә, холык үзгәрә. Оялырлык сыйфатлар белән мактану, намуслылыкны булдыксызлыкка санау күз алдыбызда бит. Бу үзгәрешләр яшәешебезнең бөтен тармакларына берьюлы үтеп кереп бара.
Танылган, күренекле әдипләребезнең әдәбиятны уртакул язучылар, талантсыз шагыйрьләр басып алуы эчләрне пошырса, радио-телевидениенең бер тиенгә тормаслык җырлар белән тулуы җыр-музыка корифейларының канын кайната, йөрәген тырный. Берни эшләп булмый – заман шундый. Замана җырчыларының күбесе сәхнәгә чыккач, башта борыла-сарыла озаклап үзләренең ярымшәрә гәүдәләрен күрсәтәләр. Аннары эчтәлеге тузга язмас шигырьгә салынган көй фонограммадан колакларны тондырып яңгырый башлый. Җырчы шул тавышка я музыкадан артка калып, я узып китеп, авызын ачкалап тора. Гадәттә, бу җырчының үзе язган шигырьгә үзе язган көй булып чыга. Күп очракта композиторның да, шагыйрьнең дә исемен әйтеп тормыйлар, фәлән җырымны бүләк итәм дип әйтәләр дә, бетте-китте. Бүләк итмисең, монда кеше акча түләп килгән, син шуны хәләл хезмәтеңне куеп алырга тиеш, дип залдан кычкырасы килә кайчак. Ул оялмагач, нигә без оялырга тиеш? Җырчы безгә ялган «товар» сата икән, нигә аңа чын акча түләп керергә? Шуңа күрә андый җырчыларга халык та йөрми.
Концертларга халык ял итәргә, күңелен бушандырыр өчен йөри, эч пошыргыч җырларны тыңларга дип түгел. Һәбер эшне дә җиренә җиткереп, оста итеп эшләргә кирәк. Җырның сүзен – шагыйрь, көен – композитор, җырын – җырчы башкарса гына, ул җитлеккән товар була. Өчесен дә башкаручылар да бар, әмма андый талантлар бик сирәк.
Соңгы вакытларда «үзгәреш җиле» дип, ата-бабадан килгән халык җәүһәрләренә ябырылдылар. Аптырап калам шундый моңлы көйләребезне бозарга үтә дә тинтәклек кирәктер. Талантыгыз, сәләтегез булса, заманча җырлар тудыргыз, үзгәртәбез дип, халык җәүһәрләрен бозмагыз. Кагылмагыз «Шахта», «Сарман», «Галиябану»ларга. Илне дә үзгәртеп корып карадык бит инде, нәрсә оттык? Моңыбызны югалтмыйк. Моң – ул татар җырларына гына хас, ул бер телгә дә төгәл күчерелми. Татар җырсыз була алмаган кебек, моңсыз да була амый. Моңсыз татар – татар түгел инде ул.
Никифор ТУКМАЧЕВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев