Туган як

Мөхлиса Бубыйны искә алып

Педагог, беренче казыя, Рәсәй мөселман хатын-кызлары өчен тәүге уку йортларын нигезләгән, шунда нәтиҗәле хезмәт иткән, милли мәдәниятебезне саклау өчен көрәшкән күренекле мәгърифәтче Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулды.

Милли мәгарифебез тарихын, динебезгә, милләтебезгә бәйле үткәннәребезне кайтару максатыннан, әлеге бөек шәхесне хөрмәтләп искә алу йөзеннән, Түбән Кама җәмигъ мәчетенең хатын-кызлар бүлеге белән бергәлектә, «Милләт анасы: Мөхлисә Бубый» дип исемләнгән искә алу чарасы уздырырга ният кылдык...
Иж-Бубый мәдрәсәсе турында иркенләп язу 1980-1990 елларда гына мөмкин була башлаган. Мәсәлән, галимә Альта Мәхмүтова Бубыйлар турындагы беренче мәкаләләрен 1969 елда гына язуын әйтә. Аларның иҗатына багышлаган фәнни эшен галим-әдип Мөхәммәт Мәһдиев 1979 елда ук язган булса да, докторлык диссертациясен яклау бәхетенә ирешә алмый, аңа темасын үзгәртергә кушалар.
Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла 2011 елда Мөхлисә Бубыйга багышланган «Үлеп яратты» дигән пьесасын иҗат итте. Бу казыя ханымга багышланган беренче әдәби әсәр. Әлеге язмаларны тирәнтен өйрәнеп, тыңлаучыларга тәкъдим иттек. Милләтебез мәгарифенә карусыз хезмәт иткән абыйлы-энеле-сеңелле бертуган Нигъмәтуллиннар-Бубыйларның алдынгы карашлы эшчәнлекләре, карусызлыклары һәм фаҗигале язмышлары искә алу кичәсенә килгән һәркемне сокландырды һәм тетрәндерде.
Бертуган Бубыйлар тырышлыгы белән 1907 елда, авылда, Россиядә беренче мөселман хатын-кызлар уку йорты булдырыла. Кызлар анда башлангыч мәктәпләрдә дәрес бирү мөмкинлеген ача торган таныклык алып чыгалар. Шәкертләр дәресләрдә тегү-чигүгә, аш-суга да өйрәнгән, кыскача гына әйткәндә, мәдрәсәдән гаилә тотучы ханымнар булып җитешкәннәр. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга Совет заманында, педагогика училищелары дипломнарына тиңләшкән документ биргәннәр. Дипломнарның фоторәсемлеләре дә булган, алары бүгенге көннең кызыл дипломына тиңләшкән. Анда укытыла торган фәннәрнең күпкырлы, тирән булуы исә мәдрәсәне югары уку йортына – академиягә тиңләгән. Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә туташ Мәүледова, академик Диларә Тумашеваның, шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның, Ләйлә Садриларның әниләре һ.б. бик күпләр белем, гыйлем җыйган биредә. Иж-Бубый мәдрәсәсе Казандагы «Мөхәммәдия», Оренбургтагы «Хөсәения», Уфадагы «Галия» мәдрәсәләре белән тиңләшкән.
Ул заманда хатын-кызлар өчен мәдрәсә ачу, укыту җиңел эш булмаган. Хатын-кызларның уку, аралашу, җәмәгать эшендә катнашу хокукыннан мәхрүм ителгән заман бит. Шәкертләре Мөхлисә ханымны зур хөрмәт белән шул чакта ук «мулла-абыстай» дип йөртәләр. Тик ни кызганыч, Бубый кызлар мәдрәсәсе 10-15 ел гына яшәп кала, хатын-кызларның урыны өйдә-казан тирәсендә, дигән иске карашлы дин әһелләре таләбе һәм бертуктамый язган прошениеләре нәтиҗәсендә, 1912 елның 8 гыйнварында кызлар мәдрәсәсе ябыла. Ә Мөхлисә Бубый исә Троицк каласына китеп, андагы кызлар мәдрәсәсендә эшләргә мәҗбүр була.
Үзе катнашмаса да, 1917 елның май аенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия мөселманнар съездында Мөхлисә Бубыйны 434 тавыш белән (башка кандидатлар 272-358 тавыш җыйганда) Русия Шәркы мөселманнары мәркәзе Уфа шәһәрендәге Үзәк Диния нәзарәтенә казыя итеп сайлыйлар. Олуг галимебез мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең уң кулы, алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелә ул, хатын-кызлар арасында оештыру, аңлату эшләре алып бара, халыкка тәрбия, гыйлем бирү өчен җанын-тәнен аямыйча хезмәт итүчеләрнең берсе була. Уфаның дини журналларында мәкаләләр язып бастыра. Ул мәкаләләрдә күтәрелгән мәсьәләләр, проблемалар бүгенге көн өчен дә бик тә актуаль булып калалар.
Афәтле репрессия еллары башы-аягы белән игелекле эшләргә чумган Мөхлисә ханымны да аямый. 1937 елның 19 ноябрендә аны кулга алалар һәм Башкортстан НКВД сы «өчлеге» карары нигезендә атып үтерәләр. Каргышлы еллар корбаны, хаксызга җәберләнгән шәхес культы корбаны буларак аның исеме 1960 елның 23 маенда гына аклана.
Искә алу чарасы газета-журнал битләрендә урын алган язмаларны, «Җыен»фондында дөнья күргән тарихи фәнни-популяр китапларны файдаланып эшләнгән презентация белән тулыландырылды һәм чараның үтемлелеген арттырды. Искә алу кичәсендә катнашкан ханым вә туташлар искиткеч бай мәгълүмат алып, тетрәнеп таралдылар. Әлеге чарада катнашкан шәһәребезнең «Нур» мәчете вәкилләре үтенече буенча, Мөхлисә Бубый феномены турында халкыбыз, яшь буын күбрәк белсен, уйлансын, данлы исемнәр онытылмасын иде, дигән теләкне әлеге мәхәлләгә йөрүче хатын-кызларыбыз өчен янә бер кат кабатладык.
Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире.
Фотолар /vk.com/nk_biblioteka30 сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: