Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Минем фикер

Газетаның 4 декабрь санында басылып чыккан «Комсомолларга да һәйкәл кирәк» дигән мәкалә кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

Аңлатмалы сүзлекләрнең татарчасында да, русчасында да комсомол сүзенең аңлатмасын эзләп таптым, ләкин аларның берсендә дә «комсомол» сүзе «иске сүз» дип аңлатылмаган. «Комсомол – коммунистик яшьләр союзы», дип аңлатылган. Сүзләребезне, агымга бирелеп, кемгәдер ошар өчен генә түгел, чын күңелебездән, йөрәгебездән чыкканын гына укучыларыбызга җиткерсәк иде.
Шәһәребезне төзүгә, химия гигантлары үсешенә һәм яшәешенә комсомол удар төзелеше сәбәпче булды, дип язгансыз. Менә гаҗәп, комсомол оешмасы күптән таралды, ә шәһәр һаман үсә, матурлана, яңа заводлар салына. Шәһәр төзелешенә, химия гигантларын торгызуга бик күп катлам кешеләре, шул исәптән, комсомолдан бик ерак торган кешеләр дә үз өлешләрен керткән.
Алар арасында авылның авыр тормышыннан арынырга теләп, туган-үскән җирләрен ташлап китүче яшьләр дә, СССРның бик күп республикаларыннан, ирегеннән күп елларга мәхрүм ителүче җинаятьчеләр дә, шартлы рәвештә иреккә чыгарылганнары да, хөкем ителгәннәре дә меңәрләгән.Бөтен казанышларны да комсомол өстенә генә өеп кую безне бизәмәс. Комсомолда булмаган, яки яше комсомолдан чыкканнар арасында сокланырдай кешеләр азмыни?
Комсомолның дәрәҗәсен төшерергә һич тә җыенмыйм, әмма барысына да һәйкәл куярга шәһәребездә урын да, мөмкинлегебез дә җитмәс. Түбән Камага сәяси һәйкәлләр кирәкме – аны халык үзе әйтер. Һәйкәл ул чын халык хәтерен чагылдыра торган истәлек булырга тиештер. Шушы гынамы соң безнең бөтен проблемабыз? Шул гына җитми торамыни безгә? Әнә күпме төзеләсе торак йортлар, сәнгать учаклары, спорт мәйданнары, мәктәпләр, балалар бакчалары, төзәтеләсе юллар, ишек аллары үз чиратларын көтә. Ул һәйкәлләрне ил буйлап куеп, күпме табындык та, күпме җимердек инде!..
Җиңүнең 75 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үтәргә җыенабыз. Инде сугыш чорының михнәтен күрмәгән, аны аңламаган буын үсте. Халык хәтерендә сугыш афәтенең нәрсә икәнен калдырыр өчен, беренче чиратта, сугыш толларына һәйкәл куярга кирәктер бәлки? Атларга, этләргә, мәчеләргә хәтта бакаларга(!) һәйкәлләр бар бит. Сугышның бөтен авырлыгын күтәргән, ирләрен, улларын югалтып, ачлыкта-ялангачлыкта безнең җаныбызны саклап калган әниләребезгә һәйкәл юк? Алар моңа лаек түгелмени? Шәһәрдәшләрем, кайсыгыз риза түгел минем белән?
Никифор ТУКМАЧЕВ.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев