Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Милосердие»дә ял иттек

Быел миңа «Милосердие» социаль-реабилитация үзәгендә ял итү насыйп булды. Анда дәвалану миңа бик ошады. Иң элек бинаның бизәлеше, дизайны таң калдырса, бүлмәләренең чисталыгы, пөхтәлеге тагын да ныграк сокландырды. Һәр кабинет ишегендә сәламәтлекне ныгытуга кагылышлы киңәшләр эленгән. Табиблар барысы да игътибарлы. Безгә, өлкәннәргә якты йөз күрсәтеп, тәмле сүз белән генә эндәшәләр....

Быел миңа «Милосердие» социаль-реабилитация үзәгендә ял итү насыйп булды. Анда дәвалану миңа бик ошады.

Иң элек бинаның бизәлеше, дизайны таң калдырса, бүлмәләренең чисталыгы, пөхтәлеге тагын да ныграк сокландырды. Һәр кабинет ишегендә сәламәтлекне ныгытуга кагылышлы киңәшләр эленгән. Табиблар барысы да игътибарлы. Безгә, өлкәннәргә якты йөз күрсәтеп, тәмле сүз белән генә эндәшәләр. Ашханәгә килеп керсәң, тәмле истән хушың китә. Ризыклары - телне йотарлык.
Түбән Каманың «Ләззәт», «Талир тәңкә» ансамбль-ләре җырчыларын тыңлау, шәһәрнең күренекле кешеләре, каләм осталары белән сөйләшеп утыру безнең өчен онытылмас истәлек булып калды.
Анда эшләүче Ләйлә, Эльвира, Әлфия, Гөлнара, Алсу, Ландыш һ.б. хезмәткәрләрнең ачык йөзләре, тәмле телләре үзләре үк йөрәккә шифа булып ятты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев