Туган як

Милләтпәрвәрләр тәрбияләү – җаваплы бурыч

Яңа, 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак узачак. Яңа елны каршыларга санаулы көннәр генә калгач, Түбән Кама педагогика көллиятендә шәһәребезнең Аксакаллар шурасы һәм язучылар катнашында узган очрашу шул темага багышланды.

Илебезне алга чыгарачак буын бүген мәктәпләрдә формалаша. Алар безнең таянычыбыз. Шуңа күрә башлангыч мәктәп укытучылары, шулай ук балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр әзерләүче Түбән Кама педагогика көллиятенә аеруча югары таләпләр куела. Директор Рамил Шакиров безне башта уку йорты китапханәсе һәм кабинетлар белән таныштырды. Соңгы 2 елда көллият бинасын ремонт-төзекләндерүгә бюджеттан шактый күп акча бирелгән. Шул исәптән, кабинетларны заманча җиһазлау өчен «акыллы» смартфон такталар алынган. Кечкенә балаларны дөньяны танып белергә өйрәтүче «акыллы» электрон җайланмалар, хәтта анимация (мультфильмнар) төшерергә өйрәтерлек техник җайланмалар бар икән. Безгә бигрәк тә һава өрдереп кабартыла торган «тирмә»нең эчке диварларында су асты тормышы турында видеопрезентация карау ошады. Телисең икән, компьютерга яңа программа төзеп, «тирмә»дә планетарий ясарга – күк йөзендәге бар йолдызларны карарга була...
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү директор һәм аның урынбасары Галәветдинова Люция Рәхимҗановна чыгышлары белән башланып китте. Көллияттә 54 укытучыны берләштерүче бик яхшы, көчле педагогик коллектив тупланган. Ике педагогик фәннәр кандидаты бар, күбесе – югары квалификацияле укытучылар. Коллективка яшь укытучылар да килә. Иң куанычлысы – араларында көллияттән соң югары уку йортларын тәмамлап, монда эшкә кайтучылар бар икән.
Татар теле һәм әдәбияты көллият студентларына Мәгариф министрлыгы раслаган программа нигезендә укытыла. Студентларга ана телендә белем бирү белән аларның күңелләрендә дә туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү өчен күп чаралар үткәрелә. Милли юнәлештәге интеллектуаль уеннарда, конкурсларда еш катнашалар. Студент кызлар «Түбән Кама гүзәле» бәйгесендә чыгыш ясап, бик еш призлы урыннар алалар, җыр-бию ансамбленың ирешкән уңышлары күп.
Очрашу барышында килгән кунаклар педколлектив җитәкчелегенә үз фикер-тәкъдимнәрен белдерделәр. Педагог-ветеран Суфиян Минһаҗев көллияттә студентларның көнкүреш шартлары белән кызыксынды, тулай торакта яңа ремонт узу, яңа мебель алуларына бик шатланды. Татарча әдәби түгәрәкне торгызу, шигырь сөючеләрне һәм каләм тибрәтүчеләрне туплау турында язучы Фәтхулла Абдуллин искәртте.
Ул шулай ук Түбән Камадагы балалар бакчаларында белемле кадрларның җитмәүенә борчылуын һәм көллияттә нәни балаларны татарчага өйрәтүче махсус тәрбиячеләр әзерләү кирәклеген ассызыклап үтте. Фирдәвис Ханов Мәгариф министрлыгына татарча яңа уку китап-әсбапларына заказны күбрәк җибәрергә тәкъдим итте.
Шулай яңа электрон уку җиһазларын татарча программалар белән тәэмин итү проблемасы да күтәрелде. Түбән Кама мәгариф хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы советы рәисе Равис Шакиров көллияттә күп еллардан килгән матур традицияләр һаман яңартылып, баетылып бару теләген белдерде.
Аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов көллияттә элмә такталарның тексты күбесе рус телендә булуына басым ясады, педколлективның үз уңышларын күрсәтә белү кирәклеге турында онытмаска киңәш бирде.
Очрашуда көн кадагына бәйле байтак файдалы тәкъдимнәр яңгырады. Әлбәттә, эш урынында үзара барысы да татарча «исәнмесез-сау булыгыз» дип әйтүгә ирешү генә бүген зур күрсәткеч түгел инде. Яшь буынны белемле генә түгел, югары әхлаклы, физик-рухи яктан камил, ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү бик җаваплы бурыч булуын һәрберебез аңлый. Уку йортларында чын татар мохите тудыру юлында эшлисе эшләр байтак әле.

Фәрит Вагыйзов

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: