Туган як

Мескенлеккә төшүгә кем гаепле?

Җитмешнең өске ягындагы сукыраеп баручы Мәрхәбә (исемнәр үзгәртелде) белән ике аягы да тез тирәсеннән өзек булган 50 яшьлек кызы Гөлгенәне мәчет каршында хәер сорашып утыралар дигәч, артык гаҗәпләнмәдем. Һәркемнең үз язмышы, үз тормыш рәвеше. Әмма төпчек кыз Гөлнараның мескенлеккә төшкән анасын һәм апасы Гөлгенәне, ирексезләп, хәер сорашырга алып килүе, аларны...

Җитмешнең өске ягындагы сукыраеп баручы Мәрхәбә (исемнәр үзгәртелде) белән ике аягы да тез тирәсеннән өзек булган 50 яшьлек кызы Гөлгенәне мәчет каршында хәер сорашып утыралар дигәч, артык гаҗәпләнмәдем. Һәркемнең үз язмышы, үз тормыш рәвеше. Әмма төпчек кыз Гөлнараның мескенлеккә төшкән анасын һәм апасы Гөлгенәне, ирексезләп, хәер сорашырга алып килүе, аларны читтән күзәтеп торуы беркемне дә битараф калдырмас. Бу бәндәләрне бүгенге халәткә нинди тормыш сикәлтәләре китергән - шул хакта бик озак уйладым...
Бер авылда туып-үскән Нәфыйк белән Мәрхәбә тормыш коргач, бер-бер артлы ике кызлары туды. Төп йортта, ирнең анасы Миңлебәнат янында алты ел тату гына яшәделәр. Нәфыйк совхозда төрле эшләрдә йөрде, Мәрхәбә сыер савучы иде. Совхоз җитәкчелегенең берьюлы ике алдынгы эшчене югалтасылары килмәгәнлектән, авылдан «ычкынып» китү авыр булса да, 1969 елда Түбән Камага күченделәр.
Миңлебәнат әбинең бу шәһәрдәге төзелеш идарәләренең берсендә җитәкче булып эшләгән энесе Нәфыйк гаиләсенә товар станциясендә, тимер юллары арасында времянка (сыпушка) төзеттерде. Тормышлары җиңел булмады. Әмма эшкә ныклы булдылар. Нәфыйк шин заводында эшләп, башта - ике, соңрак өч бүлмәле квартир алды. Авылдан алып килгән аналары Миңлебәнатның да ярдәме зур булды, оныкларны үстереште.
Улы белән килененең баш ташлап эчә башлавы тормыш ямен җуйдырды. Миңлебәнат әбине җәберләүдән дә тайчынмадылар. Хәер, юаш ирне санлаучы да булмады. Түзәл хәле калмаган аналары үз туганнарының балаларына, оныкларына барып кунып йөрергә мәҗбүр булды. Туганының кызы ярдәме белән, ул дәваханәдә айлар буе ятып чыга иде.
Динсез тормыш, эчкечелек үзенекен итте. Туып-үскән авылларында дин тотучылар санаулы гына булды. Үзләре бик кунакчыл, бигрәк тә, аракы
белән сыйлау модада. Берәү икенчесенә хезмәт итсә, яки кемне дә булса зурлыйсы килсә, авыл халкы телендә ихтирам дәрәҗәсе берәмлеге булып «бер тавык та, бер савыт» дигән әйтем киң кулланыла.
1998 елда Миңлебәнат әби гүр иясе булгач, өйдә аш-су әзерләү дигәне тәмам бетте. Зарарлы цехта эшләп пенсиягә чык-
канлыктан исәнлеге какшаган, эчкечелек бавырын бетергән Нәфыйк та анасыннан соң бер генә ел торды, 58 яшендә үлеп китте. Ул вакытка кызлары кияүгә чыкканнар иде инде. Кечкенәдән үк эчкечелекне гадәти хәлгә санап үскәнлектән, тормышларының рәте булмады. Эчкечелек, булган квартирларын да җилгә очыру, очраклы ирләр белән яшәү - боларның барысы да алар өчен гадәти хәлгә әйләнде. Үскәндә Гөлгенәләре - юаш һәм оялчан, ә кечесе Гөлнара чая, иркә иде. Гөлнара исерек анасының өч бүлмәле квартирын саттырып, авыл-
ларында ташландык өй алып, аны шунда олактырды. Ә квартир саткан акча ашап-эчеп юкка чыкты, һичьюгында үзенә бер генә бүлмәле квар-
тир да алырга башы җит-мәде. Кеше квартирын арендага алып, фатирдан фатирга күченеп, ирләр алыштырып яшәде. Иркә Гөлнараның бердәнбер кызы төрле ирдән өч бала тапты. Аларны карарга дип, авылда начар аты таралган анасын - Мәрхәбәне шәһәргә китерде.
Нәфыйкларның олы кызы Гөлгенәнең дә язмышы фаҗигале. Ире уенда квартирын оттыргач, каядыр китеп югала. Эчкечелеккә бирелгән Гөлгенә «бомж» хәленә төшә. Ике ел элек, исерек килеш туңып, ике аяксыз да кала.
Шул ике ел эчендә генә дә инде дүртенче фатирга кереп, Мәрхәбә белән Гөлгенә пенсиясенә җиде кеше көн күрә, прописка булмагач, субсидия дә юк.
Сукыр анасын, ике аяксыз апасын, төрмәдәге тоткыннардай, үзеннән ерак җибәрми Гөлнара. Анасына кешеләр белән сөйләшергә дә рөхсәте юк. Юкса, ике мескеннең урыны - картлар йортында. Пенсия алыр өчен карточкалар да Гөлнара кулында. Әгәр ике инвалид булмаса, Гөлнараның үзен, кызын һәм өч оныгын кем ашатыр, кем киендерер?! Берсе дә эш сөйми бит.
Мәрхәбәнең ике ир туганы бар, ләкин булышу түгел, хәлләрен дә белешмиләр. Ире яклап та туганнары күп, тик ярдәм итүче юк. Үзең ничек, сиңа мөнәсәбәт тә шулай була бит ул. Шәһәргә күчеп кил-гәч тә бу гаиләгә ярдәм күрсәткән, соңыннан ун елга якын үлем түшәгендә яткан олы агайларының хәлен белешүне күбесе олы мәшәкатькә саный. Миңлебанәт әбинең үз апасы да, сау-сәламәт улы булган килеш, соңгы унике ел гомерен картлар йортында үткәрде.
Бәйрәмнәрдә мәчет каршында хәер сорап утыручы бу бәндәләрнең тормыш упкынына тәгәрәвенә динсезлек, эчкечелек сәбәпле.
Мансур ГАНИЕВ,
Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: