Туган як

Май ботканы бозамы?

Ничек кенә боза әле! Күп ашасаң, артык баллы, майлы, тәмле ризык та тиз туйдыра. Аннары күрәсе дә килми башлый. Менә бу Яңа ел чыршылары белән дә шулайрак. Мин үзем «аз булсын - тәмле булсын» яклы. Декабрь башыннан яз башына кадәр торган чыршылар күз алдында торып, туйдырып бетерделәр инде. Менә берничә...

Ничек кенә боза әле! Күп ашасаң, артык баллы, майлы, тәмле ризык та тиз туйдыра. Аннары күрәсе дә килми башлый. Менә бу Яңа ел чыршылары белән дә шулайрак.
Мин үзем «аз булсын - тәмле булсын» яклы. Декабрь башыннан яз башына кадәр торган чыршылар күз алдында торып, туйдырып бетерделәр инде. Менә берничә ел инде алар язга кадәр торалар, аннары җәйгә калырлар, аннары инде, гомумән, «озакламый тагын кыш килә» дип, сүтеп торасы да булмас. Без дә бәйрәм рухын, бәйрәм кәефен тоймый башларбыз. Чөнки ялт-йолт җемелдәгән утларга күз ияләнә.
Элегрәк кенә ул, Яңа ел чыршыларын куя башлауга, зур кызыксыну белән күзәтә идек. Һәр шәһәрдәш барлык чыршы мәйданчыкларын карап чыгуны, аннан фикер алышуны үзенең бурычы итеп саный иде. Автобуста дисеңме, трамвайдамы, үзара күрешкәндә сүз гел шул турыда: әнә, химикларның чыршысы ничек матур, шинчыларның быел икенче төрле булган дип, ел саен яңалык эзләдек. Ул боз фигураларының матурлыгы! Ә балалар өчен ясалган лабиринтларны, тауларны - син әйтәсеңме, мин әйтимме?!
Хәзер бит эш җиңел: төрле төсләрдәге лампочкалы чыбыкларны агач башларына атасың да, эш бетте. Ул чыршыларын да әйтер идем инде: кайсы ак, кайсы зәңгәр, кайсы гүпчим дә кызыл! Әллә мин заманнан артта калдым шунда - белмим. Сезгә ничек, ошыймы соң? Химикларның Вахитов урамындагы мәйданчыкны бизәгән чакларны искә төшереп, чагыштырып карагыз әле.
Урыннар билгеләгәндә дә барысы да диплом белән бүләкләнә. Бу да матуррак бизәргә стимул түгел, минемчә. Тагын, ирексездән, мәктәп еллары искә төшә. Анда бер заман шундый мода кергән иде: КВНнар, викториналар булганда, укытучылар - дуслык җиңде дип, балларны гел тигезләп куя башладылар. Аңа карап дус булып буламы соң?! Киресенчә, ярышка әзерләнергә дәрт, теләк калмый. Ник артыгын тырышырга, барыбер җиңеп булмый. Укытучыларның шулай күрәләтә тигезләгәнен күреп торганга, мәктәптән кайтканда рәхәтләнеп бер тәпәләшә идек. Аңа карап, дошманнар булмадык, хәзерге балалар кебек балта, пычак, мылтык та тотмадык. Бераз пар чыгара идек тә, эше бетте, вәссәлам! Хәзер шундый мода яңадан керде. Җиңүче дә юк, җиңелүче дә. Кәгазь дефициты юк - һәркемгә берәр бит матур кәгазь эләкми калмый.
Нишлисең, безнең замандагы «Ну, Куян, эләгерсең әле!» мультфильмындагы куян һәм бүре ясалган фанерларны күреп булмас инде чыршы мәйданчыкларында. Аларны аңлаучы да булмас. Ну, бу чыршылар да туйдырды. Шунысы куанычлы: бәйрәм дип, үсеп утырган чыршыларны ботарламыйлар, ясалмаларына өстенлек бирәләр. Тик балачактан калган гадәт: күңел ел саен нинди дә булса яңалык көтә.
Энҗе ГАЛИЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: