Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Машина кую урыннары тәртипкә салынырмы?

Төзүчеләр урамы юллары яңара. Шулай ук, җәяүлеләр юллары, тукталышлар да яңартылып, велосипед юллары да төзелеп бетеп килә. Ә машина кую урыннары белән хәл ничегрәк?

Без «Кама кунакханәсе» тукталышында күрергә ияләнгән тентлар юкка чыгып, алар урынына заманча павильон сафка баса. Инде әллә кайчаннан бирле ремонт күрмәгән җәяүлеләр юлларына да брусчатка җәелде. Үзем шул урамда яшәгәч, көн саен күреп торам, эшләр туктап тормый: кичке җидедә эштән кайтканда да әле эшчеләр шунда. Сөенеп, булганына рәхмәт әйтеп кенә утырырлык, югыйсә. Тик түбәнкамалылар 90 яшьлек мыжык, гел мыгырдап йөри торган көйсез бабай кебек, зарланырга һәрчак сәбәп табып тора. Моңа кадәр «шәһәрдә юллар начар» дип зарланучылар, хәзер «өй яннарында машина куяр урын юк» дип шау-шу куптара. Ә нәрсәгә кирәк ул өй янында ук машина кую урыннары?.. Әгәр ирек бирсәң, кайбер машина йөртүчеләр «тимер ат»ларын подъездга ук терәп куярлар иде. Болай да инде, җәяүлеләр юлы булсынмы ул, коляскалар менү-төшү урынымы – үзләренә кайда җайлы шунда калдырып китәләр машиналарын.

"Машина куярга урыннар булачак"

Архитектор Равил Сафиуллин әйтүенчә, машина кую урыннары бетми, алар алга таба бары тик планлаштырылып, йортта яшәүчеләрнең фикерләрен дә исәпкә алып ясалачак. «Машина хуҗаларына автомобильләрен тәртипсез рәвештә калдыруга чик куелачак. Якын киләчәктә машиналар кую урыннары үзәкләштерелеп, ясарга планлаштырабыз. Без алга киткән цивилизацияле илләр кебек җәяүлеләр һәм велосипедчылар турында да онытмаска тиеш», – диде архитектор.

Бу яңалыкны кемдер хупласа, кемдер каршы да төште. Ярар, әби-бабайлар яшәгән искерәк районнарда машиналар алай ук күп булмаса да, Гайнуллин, Ф. Табиев урамнарында ишегалларына борын тыгарлык түгел. Алай-болай ут-күз булса (Аллаһ сакласын!), янгын сүндерү машинасы керә алмый. «Ашыгыч ярдәм» машинасы подъездга кадәр керә алмыйча, авыру кешене күршеләре күтәреп, юлга кадәр алып чыккан мисалны да беләбез. Монысы бер булса, ЮХИДИ биргән мәгълүматлар буенча, ишегалларында җәяүлеләрне таптату очраклары да шактый бит. Ә машиналар йортлардан читтәрәк булса, җәяүлеләргә дә куркынычсыз, ишегаллары да машина газыннан чистарыр.

Түбәнкамалылар үзләре ни уйлый?

Сергей Косов: «Мин риза, махсус машина кую урыннары булса, ишегалларында автомбильләр азрак булыр»

Рәсим: «Мин машина кую урыннарын тәртипкә китерергә кирәклеген хуплыйм, ләкин башта урыннар ясарга, аннары гына булганнарын ябарга кирәк».

Дамир Шәрифуллин: «Чыннан да, ишегаллары машиналар белән шыплап тулды. Махсус машина кую урыннары булачак, дигән хәбәр сөендерә. Тора-бара биш-ун минут кына җәяү йөрергә барыбыз да ияләнербез. Тик мине башка нәрсә борчый. Беренчедән, бу урыннар түләүсез булачак дигәнгә шигем бар. Чөнки яңа «стоянка»лар булдыру, ясау чыгымнар сорый. Ә шәһәр казнасында моңа акча бүлеп бирелмәячәк. Машина кую урыннары шәхси эшмәкәрләр кулына күчеп, алар инде күбрәк акча эшләү юлына басмаслармы?»

Архитектор сүзендә торып, машина кую урыннары йорттан читтәрәк ясала икән, зарар юк, бераз гына булса да җәяү йөрерсез, һава суларсыз. Әле моннан берничә ел элек кенә машиналарны түләүле «стоянка»ларда калдырышлы иде. Хәзер генә машина хуҗалары рәхәткә чыкты. Югыйсә, теге мәзәктәгечә, ишек төбендәге машинага утырып, спорт залларына йөрүчеләр күбәйде.

Ә юллар тараю мәсьәләсенә килгәндә, юллар никадәр киң булса, аның читенә шулкадәр машиналар тезәчәкләр. «Кар яугач, юллар тараячак» дип, алдан ук фаразлап куймыйк, кыш җиткәч – күрербез.

Быел Түбән Камада һәм районда 1 миллиард 955 миллион сумга юллар ремонтлана. Әлеге акчалар капиталь ремонтка, асфальт-бетон өслеген төзекләндерүгә, чокырларны ямауга һәм башка бик күп эшләргә юнәлтеләчәк. (НТР).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев