Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Машина йөртүчеләр игътибарына!

6 июньнән М-7 «Волга» автомобиль юлы участогында максималь тизлек 110 км/сәг кадәр артты.

Әлеге федераль әһәмияттәге автомобиль юлының Балык Бистәсе һәм Теләче районнары территориясе буйлап уза торган 886-896 км участогында җиңел автомобильләр өчен 110 км тизлек режимы кертелде. Бу чара 3.24 «Максимал тизлекне чикләү» һәм 8.4.3 «Транспорт чарасы төре» дигән юл билгеләрен урнаштырып гамәлгә ашырылды.
Тизлек режимын арттыру буенча тәкъдимнәр 2018 елның октябрендә «Волга» М-7 автомобиль юлының 856-888 км участогында реконструкция эшләре тәмамланганнан соң тикшерелгән иде. Авария нәтиҗәләрен анализлау һәм юл-транспорт хәлен өйрәнү нәтиҗәләре буенча, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ юл балансында тотучы белән берлектә, тизлекне 110 км/сәг.  кадәр чикләү кертергә мөмкинлек бирерлек юл шартлары булган 10 километрлы участок сайланды.
Татарстан Республикасына хас климат шартлары үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, тизлек режимын үзгәртү сезонлы характерда булачак һәм 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Дәүләт автоинспекциясе искәртә: Татарстан территориясендәге барлык федераль автомобиль юлларында тизлек режимы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә теркәү системалары белән контрольдә тотыла.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X