Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Әләкләү түгел, зарлану гына

«Халык контроле» порталы аша килеп ирешкән зарлар буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре тикшерү эшләре башкара.

Май аенда шәһәребезнең бер кибетендә тиешле документларсыз сыра һәм сидр сатканнар. Барлыгы 40 литрдан артык сыеклык табылган. Эшмәкәргә карата административ беркетмә төзелгән. Сүз уңаеннан, сыра, сидр, пуаре, эче бал һәм сыра катнашындагы барлык эчемлекләр алкоголь продукция санала. Димәк, аларны сатарга телисез икән, тиешле кагыйдәләр һәм кануннар буенча, эш итәргә кирәк.

«Халык контроле» буенча килеп ирешкән тагын шикаять буенча тикшерү Түбән Камада «фанфурик»лар сату очрагын ачыклаган. Эшмәкәргә карата беркетмә төзелгән. Суд карары буенча аңа 10 меңнән алып 15 мең сумга кадәр штраф яный. Әлеге кибет хуҗасы моңа кадәр «фанфурик» сатып тотылган, булса да, җәзадан бер дә курыкмый, күрәсең...

Канун бозу очраклары районда да ачыклана. Әйтик, бер авыл җирлеге кибетендә тиешле документларсыз, өстәвенә, ЕГАИС системасында теркәлмәгән сыра сатылган. Моннан кала, сыраның куллану вакыты да чыккан булган. Димәк, сатучы белә торып, кеше сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куя булып чыга. Белгечләр ул кибеттән 228 литр сыра һәм сыра эчемлекләре алганнар, өч маддә буенча административ беркетмә төзегәннәр. Гаепле кешеләр җәзага тартылачак. Шунысы да бар, әлеге очраклар турында хәбәр итүчеләргә акча түләнә.

Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре шушы көннәрдә генә Түбән Кама шәһәре кибетләренең берсендә 46 шешә этил спирты тапканнар. Бу очрак та «Халык контроле» системасы аша ачыкланган. Кибет хуҗасы Яр Чаллы шәһәрендә яши.

Фото: https://ntr-24.ru/#

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X