Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Җәлилгә кайчан һәйкәл булыр?

Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең тууына 15 февральдә 106 ел була. Сугыштан соңгы елларда шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү максатында республикада зур эшләр башкарылды: шәһәр урамнарына, уку йортларына аның исемен бирделәр, күп кенә урыннарга һәйкәлләрен куйдылар. Бу эш әле дә дәвам итә. Тик безнең шәһәрдә генә әллә кайчан вәгъдә ителгән һәйкәл...

Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең тууына 15 февральдә 106 ел була.

Сугыштан соңгы елларда шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү максатында республикада зур эшләр башкарылды: шәһәр урамнарына, уку йортларына аның исемен бирделәр, күп кенә урыннарга һәйкәлләрен куйдылар. Бу эш әле дә дәвам итә. Тик безнең шәһәрдә генә әллә кайчан вәгъдә ителгән һәйкәл куюны һаман тоткарлап киләләр.

Без - Түбән Кама аксакаллары уку йортларында уздырыла торган төрле чараларда катнашабыз, җәлилчеләрнең батырлыгы хакында да сөйлибез. Узган ел барлык уку йортларында аңа багышлап төрле чаралар уздырылды. Аерым алганда, 3нче, 8нче, 14нче мәктәпләрдә булган очрашулар вакытында укучылар еш кына: «Ни өчен шәһәребездә герой шагыйрьгә һәйкәл юк? - дигән сорау бирделәр. Без, билгеле, Җәлилгә инде бронза һәйкәл дә эшләнгән булуы, тиздән һәйкәлне куярга җыенулары, аның урыны да билгеле икәнлеге, хәтта җитәкчеләребезнең бу һәйкәлне шагыйрьнең 105 еллыгына куярга вәгъдә бирүләрен әйтеп, балаларны тынычландырдык. Тик әле 106 еллыгына да һәйкәл куя алганыбыз юк.

8нче мәктәптән бер укучы: «Бездә вәгъдә генә бирә беләләр. Инде космоска менеп төшкән этләргә, хәтта ил гизүче мәчеләргә һәйкәл куйдылар, ә азатлыгыбыз өчен башын җуйган Җәлилгә һаман һәйкәл юк», - дигән иде. Ул хаклы.

Соңгы вакытта матбугатта кайберәүләр, үзләренә дан казануны күздә тотып, каһарман җәлилчеләрнең данын юкка чыгарарга, кара тап ягып, ялган дәлилләр табып, аларның батырлыгын шик астына куярга тырышалар. Җитәкчеләребез дә, шулар шикелле, Җәлилнең батырлыгына шикләнмиләрдер бит? Ә без - аксакаллар шурасы әгъзалары һич тә алай уйламыйбыз. Шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүнең, аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән һәйкәл куюның балаларга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур. Шуңа күрә, җитәкчеләребез бу сүзләрне ишетерләр һәм ниһаять, һәйкәл булыр, дигән өметтә калабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X