Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Җәлил» юкка чыкмасмы?

Шәһәребез уртасында, Лемаев скверында, кызу эш кайный. Элеккеге кинотеатрны яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) бинасы итеп үзгәртеп кору эшләре бара. Хуп, яхшы эш, яшьләргә бик кирәкле, зәвык белән бизәлгән бина булачактыр?!

Тик Түбән Кама аксакалларын борчыган берничә сорау бар. Беренчесе – театрның исеме ничек булыр? Әлбәттә, мәдәният тармагында эшләүче Казан түрәләре, ТЮЗ га театр белән бәйләнешле исем кирәк, дип тәкъдим итәчәкләр. Күп еллар буе Түбән Каманы бизәп торган бина өстендә «Җәлил» язмасы юкка чыгарга мөмкин. Чөнки Казанда шул исемдәге опера һәм балет театры бар бит инде. Әгәр каһарман шагыйрь исемен саклап калсак та, ул ничек язылыр икән – татарчамы, русчамы? Чөнки бервакыт бу бина, шәхси эшмәкәр кулына тапшырылгач, анда ат башы зурлыгындагы хәрефләр белән «Джалиль» дигән язма барлыкка килгән иде...

Икенче борчыган сорау – театрның репертуары турында. Моңарчы шәһәр ТЮЗында, кечкенә яңа ел тамашаларыннан тыш, татарча спектакльләр куелганы юк иде. Дәүләт күләмендә кабул ителгән ике теллелек турындагы закон нигезендә без ТЮЗ репертурында татарча спектакльләр дә булырга тиеш дип саныйбыз. Ә моның өчен труппа составына яңа актерлар җәлеп итәргә, алдан кадрлар әзерләргә кирәк.

Мәдәният темасыннан бераз читкә китү булса да, шәһәребездәге элмә такталарга да бераз игътибар итми булмый. Хаталар очрап тора. Бигрәк тә алар Сөембикә урамында күренә. Күптән түгел Шинчылар урамыннан узганда хатын-кызлар консультациясе бинасының янкормасы өстендә яңа элмә такта күрдем: «пренитальный центр». Ярый әле ишектәге табличкада дөрес итеп татарча «перинаталь үзәк» дип язылган. Шушы ук Шинчылар урамындагы 51 нче йортта торучыларга кунаклар еш йөрми күрәсең, мондагы урам исемен күрсәтүче язуның буяулары кубып, инде ничә ел шушы кызганыч хәлдә асылынып тора...

Фәрит Вагыйзов, Түбән Кама аксакаллары шурасы әгъзасы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев