Туган як

Әле дә оныта алмыйм…

Начарлыкны бала истә калдыра, диләр. Мин дә балачакның күбрәк тискәре якларын гына хәтерлим, әйтерсең, күңелле вакыйгалар булмаган. Әти бик кырыс кеше иде, тик барыбер яраттык, ни дисәң дә, ул бит безнең әти. Ә әнигә күрмәгәнен күрсәтте ул: ничек йөрәге түзде икән газиз әниемнең… Яратты ул ирен, әти ягыннан гына җавап...

Начарлыкны бала истә калдыра, диләр. Мин дә балачакның күбрәк тискәре якларын гына хәтерлим, әйтерсең, күңелле вакыйгалар булмаган.
Әти бик кырыс кеше иде, тик барыбер яраттык, ни дисәң дә, ул бит безнең әти. Ә әнигә күрмәгәнен күрсәтте ул: ничек йөрәге түзде икән газиз әниемнең…
Яратты ул ирен, әти ягыннан гына җавап булмады. Шулай итеп, безнең өйдә гаилә жылысы сизелмәде. Әти әнигә карата шактый салкын булды, безне дә бар дип тә белмәде. Ә гаилә жылысын яшь хатыннан эзләде. Ирләр йөрми тормый инде, кайберләре сөяркәләрне, ел фасылы кебек, алыштырып кына тора. Ләкин бөтен ирнең дә сөяркәсен законлы хатыны, балалары торган йортка алып кайтырга башына килми. Ә безнең әти моны эшләде: сау-сәламәт хатын өстенә тагын берне алып кайтты. Моны мин бик авыр кичердем, кечкенә булсам да, бу көнне бик яхшы хәтерлим.
Әти яшь хатыны белән өйгә килеп кергәч, ниләр кичергәнен әни үзе генә беләдер. «Бу хатын минем җәмәгатем булачак, - дип игълан итте әти. - Без шушы өйдә яшиячәкбез, - дип тә өстәде дә: - Сез теләсә кая барыгыз», - дип, ишеккә таба төртеп күрсәтте. Әниемнең барыр җире юк иде, әби белән бабай күптән инде үлгәннәр. «Кума безне, - дип, әтинең алдына егылды әни. - Мин бәләкәй бала белән кая барыйм? Ул бит синең дә балаң»! - дип, үксеп елый башлады. Аңа мин дә кушылдым. Шулай күпме елашкан булыр идек, яшь хатынның тавышы ишетелде: «Ярар, җанкисәгем, безнең белән яшәсеннәр, йорт зур бит», - диде.
Әни әкрен генә торып, яшь хатынга рәхмәт әйтеп, аш бүлмәсенә чыгып китте. Шулай итеп, мин һәм әни, әтинең яшь хатыны белән
бергә яши башладык. Әнинең төннәрен мендәргә капланып елаганнарын, мөгаен, өйдә мин генә күреп ишетеп торганмындыр. Ә, бәлки, яшь хатын да сизгәндер… Күрше бүлмәдә якын кешеңнең башка яшь хатын белән сөешүен ишетеп ятуга кем генә түзәр икән? Көндез кыска шортиктан ире янында бөтерелгәнен, ә ир дигән затның ерык авызын күреп, әни ничек чыдады икән?
Әти яшь хатын белән бәхетле иде, ә әни өйдә жыештыручы, пешерүче булды. Нигә шулкадәр кимсетүләргә юл куйды ул - мин моны бүген дә аңлый алмыйм. Яшь хатын бер-бер артлы ике бала алып кайтты. Бергә торуларына җиде ел булды, бу җиде ел әни өчен тәмуг булса да - түзде, каршы эндәшмәде, сабыр гына эшләп йөрде.
Тик көннәрдән бер көнне әтинең яшь хатыны: «Мин бүтән ир янына китәм», -дип, ике баласын ияртеп, өйдән чыгып китте. Әти кайгыдан эчә башлады. Теге хатын киткәч, бәлки, әти белән әни арасы рәтләнер, дисәм дә, өметем акланмады. Әти көн саен әнине кыйный, безне өйдән куып чыгарулары да көнаралаш иде. Шулай тилмерә-тилмерә тагын өч ел узып китте. Әти эчүен киметте, әнигә дә карашы уңай якка үзгәрде, тормыш әкренләп жайлана барды. Әнинең әти кыланган бу гамәлен кичерүен аңлый алмыйм, чөнки хыянәтне кичереп була, дип уйламый идем.
Мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә киттем. Никтер, әти янына кайтасы килми, әни генә сагындыра. Әтине һич гафу итә алмыйм. Бу турыда әнием белән сөйләшкәндә, ул : «Була инде андый хәлләр, яраткач түзәсең», -ди.
Үземә дә күптән кияүгә чыгарга вакыт. Тик әти хыянәтен оныта алмыйм. Мине дә әни язмышы көтәдер сыман. Ышанасызмы: яратырга куркам мин. Күпме еллар узды, күпме сулар акты, ә мин һаман егетләрнең ихласлылыгына ышанмыйм. Һаман да әтинең яңа хатыны һәм әнинең яшьле күзләре хәтердә.
Г. Руфинә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: