Туган як

Кызыгып карап торам

Телевизор караган юк күптән. Чөнки карамасам да беләм: Украина белән Америка – юньсезнең дә юньсезе. Иң популяр, кирәкле һөнәр ияләре иреннәре кабартылган, битләре тарттырылган “светская леди” һәм ике сүзне бәйләп әйтә алмаган блогерлар.

Ярый әле интернеттан үзеңә кирәкле материалны сайлап алып кына карарга була. Бүгенге язмам кайчандыр икенче сортлы илләр рәтендә йөргән Кытай  хакында. Бу дәүләт СССРның иң яхшы якларын гына үзләренә алып, көннән-көн алга бара. Сүзләремнең дөреслеген үзегез дә беләсез. Илебездә сатылучы товарның күпчелеге Кытайда эшләнгән. Андагы халык үз илен чын мәгънәсендә ярата һәм горурлана.

Аларда “Иң яхшысы – балаларга” дигән шигарь буш сүздә генә түгел, эштә раслана.  Кытай мәктәбендә балаларны ничек укытканнарын күреп, бер атна уйланып йөрдем. Әйе, сүз дә юк, шартлар кырыс. Әйе, бар җирдә ныклы тәртип. Кытай мәктәпләрендәге тәртипкә безнең эленке-салынкы йөргән балалар, ай-һай, түзәрме икән... Миллиард ярым халык яшәгән илдә югары белем алу өчен никадәр тырышырга кирәк! Бу инде  түләүле институтта көн уздырып, штан туздырып йөрү түгел. Ярый әле, Россиядә кайчандыр чат саен ачылган институтлар әкренләп кими бара. Югыйсә, кибетләр кебек, алар да нык үрчегән вакытлар бар иде.

 Әйтик, бездә “Җыр дәресе” дип атала инде, аларда ничектер, өзек күрсәттеләр. Бер кабинетта һәр бала (!) фонограммага кушылып, бәрмә уен коралларында уйнап утыра. Аларның ничек уйнаганнарын күреп, ризасызлык белдерүче юк икәнлеген чамалау кыен түгел. Ә бездә һәр балага уен коралы җитәме? Бар мәктәбенә бер пианино или баян бармы икән... Сер түгел, җыр, рәсем ише дәресләрне шактый мәктәпләрдә гомер-гомергә сәгать саны тулмаган педагоглар укытты. Өмәгә чыгасы, нинди дә булса эш башкарасы булганда билгеле инде, математика, рус теленнән түгел, шул ук җыр-рәсемнән укучыларны алдылар.

Балалар кайда да балалар инде. Тәртип ягы бик нык кырыс булса да, аларда матди-техник база көчле. Аннан соң, аларда “илне ярату” – дигән сүзләр, буш, купшы сүзләр генә түгел. Кытай халкы үз илен ярата, хөрмәт итә һәм горурлана, икән ләбаса.

 Ичмасам, Кытай балаларының балачаклары күңелле булсын. Безнекеләргә бар мәктәбенә бер пианино, ашханәдә иң арзанлы балык кәтлите дә ярап торыр.

Ә сугыш башланса нишләрбез дип куркырга киркәми. Чөнки инде әллә кайчан без чит ил инвесторларын колач җәеп, ипи-тоз белән көтеп торабыз. Кытайлар да искәрмә түгел. Күрше Алабугада “Ирекле экономик зона”да бәдрәф кәгазьләре ясаучы төрек фирмасы, Чаллыда кер юу машиналары эшләп чыгаручы Кытай заводы һ.б. гөрләп эшләп тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: