Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Кыш Бабай бул!»

Тиздән Яңа ел җитә. Ул көннәрдә һәркем үзенә күрә бер могҗиза көтәдер, мөгаен. Шул ук вакытта, кешеләргә бер-берсенә игелек кылу мөмкинлеге дә туа. Чөнки бәйрәм һәр балага шатлык китерергә тиеш. Бу уңайдан, НТР медиа-холдингы менә инде 10 нчы мәртәбә «Кыш Бабай бул!» хәйрия акциясе башлануны игълан итә.

Түбән Камада бу акция беренче мәртәбә 2008 ел ахырында узды. Дөрес, ул вакытта әле хәзерге кебек күләмле түгел иде. Шуңа да карамастан, барысы да яхшы килеп чыкты: Түбән Кама балалар йортында бәйрәм оештырылды, балаларга уенчыклар бүләк ителде. Ул вакытта анда тәрбияләнүчеләр бәйрәм чыршысы астыннан бары тик конфетлар гына табалар иде. 
Әлеге акция елдан-ел киңәя бара. Инде 2014 елда ук медиа-холдингның «штаттагы» Кыш Бабае балалар йортына гына түгел, «Веста», «Радуга» үзәкләренә, «Балкыш» приютына, Ветераннар йортына, балаларның өйләренә килә, хастаханәләргә йөри, ул елны Түбән Камада күп булган Украина качакларына зур бәйрәм оештыра. 
Менә инде 10 ел НТР компаниясе, түбәнкамалылар белән берлектә, балаларга Яңа ел могҗизасы бүләк итә. Түбән Камада яхшы һәм ярдәмчел кешеләр яшәгәнен барыбыз да беләбез. Ел саен әлеге акциягә күп кешеләрнең катнашуы – моңа ачык мисал. Быел да шулай булыр дип өметләнәбез. Әлеге акциягә кушылырга теләсәгез, бүләкләр, уенчыклар, канцтоварлар һәм тәм-томнар алып килә аласыз. Аннары без аларның барысын да өлешләргә бүлеп, тәртипләп, балаларга тапшырырбыз, аларга сезнең ярдәмнән башка мөмкин булмаган бәйрәмнәр оештырырбыз. 
Шуңа да, бу акция быел да дәвам итә. Сезне 20 декабрьгә кадәр (соңыннан бу бүләкләрне тапшыру башлана) бүләкләрегез белән Химиклар урамындагы 64 а йортында урнашкан НТР бинасында көтәбез. Акция турында барлык мәгълүматны 40-07-70, 8-917-937-30-77 номерлары белән телефоннан шалтыратып белергә мөмкин. 
Балаларга аталган әлеге бүләкләрегезне тапшыру бик мөһим! Бергә булганда, без күп файдалы эшләр башкара алабыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев