Туган як

Кызыл кар яугачмы?

Үзебезнең «Туган як» газетасына ияреп йөри торган Казан кушымтасында «Илдә катлаулы икътисади вазгыять урнашуга карамастан, Татарстанның суд приставлары карамагындагы эшләр саны артмаган», диелгән сүзләрне укып, сәерсендем. Безнең Түбән Камада, билгеләнгән көннәрдә приставларга килүчеләр саны меңгә туладыр, билләһи. Россия түрәләре үзләре чиратның ни икәнен белмәсәләр дә, халыкка су бу чиратлар ясарга...

Үзебезнең «Туган як» газетасына ияреп йөри торган Казан кушымтасында «Илдә катлаулы икътисади вазгыять урнашуга карамастан, Татарстанның суд приставлары карамагындагы эшләр саны артмаган», диелгән сүзләрне укып, сәерсендем. Безнең Түбән Камада, билгеләнгән көннәрдә приставларга килүчеләр саны меңгә туладыр, билләһи.
Россия түрәләре үзләре чиратның ни икәнен белмәсәләр дә, халыкка су бу чиратлар ясарга яраталар. Тар гына коридорда, банкага тутырылган кильки балыкларыдай, 3-4 сәгать басып торасың. Бер килүдә генә эшең бетми, бишәр мәртәбә килергә мәҗбүр буласың. Шуннан соң эшең барып чыкса: «Мондый михнәтне дошманыма да күрсәтмәсен, Аллага шөкер, котылдым», дип белгән догаларыңны укыйсың.
Түбән Камада приставлар эшсез утырмый, аларга эш арты эш табып кына торалар. Бурычың булса, белеп тор: хезмәт хакыңны ала алмаячаксың, чөнки акчаң күчә торган карточкаңа арест салына. Түләми торып, аннан азат итмәячәкләр. Карточкаңдагы акчаны ала алмагач, ничек һәм нәрсә белән түләргә?! Урларгамы, таларгамы? Анысы өчен, төрмәгә утыртаячаклар. Ә бәлки, төрмәләрдә урын күбәйгәндер?! Моны җүләрлек дими, ничек атарга?! Ана капиталымы, сабый балага килә торган алимент акчасымы, студент стипендиясеме - бурыч түләтү өчен арест салучыларга, барыбер. Әйтерсең, анда эшнең ничек торуын, арестны салуның урынлымы икәнен аңлау өчен башын эшләтерлек белгечләр түгел, ә роботлар утыра.
Чыннан да түләнмәгән булса бер хәл, әмма кешене нахакка рәнҗетеп, башын бутап йөрткән очраклар да аз түгел. Мәсәлән, бер яшь гаилә квартир сатып алып тыныч кына яшәгәндә, боларның ишеген суд приставлары шакып, бурычларын якындагы берничә көндә түләмәсәләр, судка мөрәҗәгать итәчәкләрен әйтәләр. Яшьләр аптырашта. Баксаң, элекке хуҗаларның бурычын боларга күчереп куйганнар икән. Бурычлары түләнмәгән килеш, ни өчен аларга үз квартирларын сату мөмкинлеге бирелгән? Ни өчен чит кеше бурычын башка берәү түләргә тиеш?
Кешегә әйтсәң, кеше ышанмаслык тагын бер мисал: 3 ел элек 16 сум акча түлиселәре калган берәүләрнең дә счетларын япканнар. Уналты сум өчен! Ул акчага бүгенге көндә ипи дә сатып алып булмый бит. Кемнедер түләнми калган 10 тиен өчен җәфалап йөртәләр. Гади халык башын шулай тинтерәтәләр. Ә миллиардларча, миллионнарча сум дәүләт акчасын урлаучы түрәләрне, «бюджет акчасын тиешле максатка тотмаган» дигән сылтау табып, югары вазыйфасыннан азат итәләр дә, тагын да югарырак урынга күчереп куялар. Ни өчен?!
Бер ханым милкен хосусыйлаштырырга җыена. Имза куярга дип, соңгы мәртәбә баруында, «сезнең кайчандыр бурычыгыз булган», дип кире боралар. МФЦ - суд приставларына, приставлар исә МФЦга барырга кушып, ике арада тинтерәтеп йөртәләр моны. Бәхетеннән, аны аптыратып йөрткән хатын-кыз белгеч больничныйга киткәч, башка бүлмәдә кабул итеп, дөрес хезмәт күрсәтәләр. Шул ханым сөйләп торды: «Шунысы гарьләндерә, кабинетка керәсең, сиңа күтәрелеп тә караучы юк, телефонда уен уйнап утыралар. Мине кат-кат китереп йөрткән теге хатын турында үз хезмәттәшләре үк, эшлисе дә килми, эшеннән дә китми, дип зарландылар».
«Квартплата» өчен 16 мең сум түлисегез бар дип, тагын берәүнең башын катырганнар. Тикшерә торгач, ЕРЦның ялгышканы ачыкланган. Нишләптер, бер дә халык файдасына ялгышмыйлар. Алар дөрес язмаганга, вакытында тиешле сумманы түләп баручы гаеплеме?! Ничә еллар элек түләп бетергән бурычларны казып чыгарып, «түләгән булсаң, докажи», дип әйтү очраклары да юк түгел.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков приставлар эшчәнлеген әйбәт бәяләп, бу елда әҗәтлеләрнең бурычларын кайтарту буенча яңа ысуллар эзләргә кирәклеген искәрткән. Нинди чаралар күрелсә дә, үз эшенә салкын караучылар башбаштаклыгына юл куелмасын, алар аркасында гади халык гарьләнүдән зар еламасын иде. Гади халык түзем, ул әле Россиядә гади кешене яклый торган законнарга ия гадел җәмгыять урнашыр чакны сабыр гына көтә. Тик кайчан булыр ул -
кызыл кар яугачмы, әллә халык түземлекнең чигенә җиткәчме?
Җамал ӘЮПОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: