Туган як

Кыйблаң кайда, Россия?

«Инкарь итүне инкарь итү. Бу - кешелек яшәешенең гап-гади фәлсәфәсе», дип өйрәтә иде безне мәктәптә тарих укытучысы. Аңлый алмыйчарак торган юка башлыларыбызга гади мисал белән төшендереп тә бирә: «Заманында синең әбиең япь-яшь бала булган. Вакытлар үткән, аның үзенең улы туган, ә син - шул улының баласы, әбиеңә һәм әтиеңә алмашка...

«Инкарь итүне инкарь итү. Бу - кешелек яшәешенең гап-гади фәлсәфәсе», дип өйрәтә иде безне мәктәптә тарих укытучысы. Аңлый алмыйчарак торган юка башлыларыбызга гади мисал белән төшендереп тә бирә: «Заманында синең әбиең япь-яшь бала булган. Вакытлар үткән, аның үзенең улы туган, ә син - шул улының баласы, әбиеңә һәм әтиеңә алмашка килгән буын».

Буыннарны буыннар алмаштырса да, инкарь итү дигәне әнә шул алмашуның табигый булуын һәм үсешкә омтылган өзлексез күренеш икәнен чагылдыра. Бер дә өлкән буын туплаган тормыш тәҗрибәсен аңа алмашка килгән яшь буынның бөтенләй юкка чыгарып, учак тергезү өчен ут табарга, тамак туйдыру өчен аучылык күнекмәләрен һ.б. өр-яңадан өйрәнергә тиешлеген аңлатмый.

Әгәр шулай икән, ни өчен соң Россия дигән илдә әнә шул гап-гади хакыйкать яшәеш нигезе итеп алынмый? Ни өчен ил яшәешенең дистәләрчә, йөзләрчә еллар дәвамында тупланган тулы бер чылбырын тәмам ботарлап ыргытабыз? Аның бит җәмгыять үсешен тоткарлый торган өлешен генә алмаштыру да җитәр иде.

Ерак тарихта казынып тормыйча, яшьлеге узган гасыр азакларына туры килгән безнең буынга мәгълүм булган гади генә бер-ике нәрсәгә тукталыйк.

Кешене нәрсә яшәтә? Ышаныч һәм өмет. Бу - якыннарының әйбәт һәм ихлас, ә үзенең сәламәт буласына, үз эш-гамәлләренең дөреслегенә ышаныч. Киләчәктә дә барысының да яхшы булачагы һәм гаделлек белән бәйлесе - өмет. Җәмгыятькә берләшкән халыкны да, гәрчә, масштаблары киңрәк булса да, шул ук нәрсәләр борчый: ышаныч (җитәкчеләрнең гадел идарә итәчәгенә, халык мәнфәгатьләре өчен тырышачагына һ.б.) һәм өмет (тормыш дәрәҗәсенең хәзергесеннән бик күпкә яхшырачагына).

Узган гасыр азагына яшьлеге туры килгән безнең буынның ышанычы ныклы иде: югары белем - бушлай, эшкә урнашу - юллама буенча, квартир - чират белән, хезмәт хакы - тиешенчә һ.б. Әхлаклылык, гаделлек һәм тигезлек өстенлек иткәнгә күрә, кешеләрнең иртәгәсе көннәре дә, илнең киләчәге дә өметле иде. 1917 елда халкының 80 процентын - крестьяннар, 12 процентын эшчеләр тәшкил иткән Россия берничә дистә ел эчендә промышленносте алга киткән куәтле илгә әверелеп, кешене үзенә лаек тормышта яшәтә алды. Ягъни икътисадый ягы да ышанычлы иде илнең. Шуңа күрә дә, халык үзен бәхетле хис итте.

Ә бүгенге Россиядә ничек? Бөекбритания галимнәре төзегән рейтингта, бәхетлелек дәрәҗәсе буенча, Россия - 108нче урында. Без Африка илләре белән бер түбәнлектә икән. Сүз дә юк, бүгенге көндә барыбызның да өс-башы бөтен, өе җылы, тамак туйганчы ипи һ.б. ашыйбыз. Әмма без бәхетле түгел, чөнки иртәгәсе көнгә ышанычыбыз, өметебез җуелды. Бүген әле эшле булсак та, иртәгә безнең урынга слесарь, сантехник, укытучы, сатучы һ.б. итеп икенче берәүне алмаслар дип кем әйтә ала? Өйдә яшь бала карап утырабыз һәм эшкә чыгарга телибез икән, турыдан-туры җитәкчебез булган кеше «балаңа өч яшь тулгач килерсең» дип, кырт кисә. Ике-өч бала анасы өстәге җитәкчегә мөрәҗәгать итәргә курка, чөнки үчләшүгә (гаделлек эзләү түгел, чөнки ул сүз лексиконнан җуелып бара) китсә, үз җитәкчесе барыбер эшләтмәячәк, мең гаебен табып котылачак. Закон нигезендә, баласына өч яше тулуга, ана кешене эштән «кыскарта» алалар.

Эшсез калабыз икән, ничек яшәргә, каян акча алырга? Балаларны киендерәсе, ашатасы, бакчаларына, мәктәпләренә түлисе, «квартплата»сы һ.б. бар. Нәтиҗәдә, өметсезлек биләп алганны сизми дә кала халык. Ярдәм сорап кая, кемгә барырга? Әнә шул санап үтелгәннәргә бәйле берәр мәсьәләне хәл итү өчен, кайсы гына чиновникның ишегенә кагылсаң да, халыкка каршы инструкцияләр белән коралланган битарафлык стенасына бәрелеп кире очасың... Кая барса да, кешелек дәрәҗәсен таптап-изеп, эш кырмыскасы икәнен искәртеп торалар икән, кеше ничек бәхетле була алсын соң?!

Дөрес, халыкны өметләндереп, вакыт-вакыт вәгъдәләрне мулдан сибәләр: янәсе, ришвәтчелек бетереләчәк, төрле биеклектәге кәнәфи биләүчеләрнең череп баюына юл куелмаячак, бар төр сайлаулар да - кибеттә сыйфатлы товар эзләүдән башлап, гадел булачак. Әмма СССР дигән ил таркатылганнан соң үткән бер-ике дистә ел эчендә халык аңы шулкадәр үзгәрде: ул беркемгә дә, бернәрсәгә дә ышанмый, бигрәк тә, югары кәнәфидән торып алдашучыларга! Ярый, бүген әле акча кыштырдавы белән ил буенча алдап-йолдап җыеп, мәйданнардагы үзләренә теләктәшлек митингына сан тулсынга чыгарып бастыра алалар.

Алга таба ниләр булыр? Ышанычы, өмете тәмам җуелган, алданулардан гарык булган Россия халкы киләчәктә акыл үсеше юлыннан баручы мөстәкыйль ил халкы булып калсын өчен, аның үз кыйбласын юллашучы табылырмы? Һәрхәлдә, масоннар өеренә эшләүче Америка ягы да һәм алар кубызына биюче курчак җитәкчеләребез дә түгел. Ә кемнәр?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: