Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кытайларны чакырмабыз бит

Россиянең төп законы булган Конституциядә Ватанны саклау РФ гражданинының бурычы икәне ачык язылган булса да, соңгы 15-20 ел эчендә ил һәм шәһәр-районыбыз буенча да хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр артты. Прости авылында туып-үскән егетләр арасында хәрби хезмәтне үтәүдән качып йөрүчеләр дә, ришвәт биреп «липовый» хәрби билет алучылар да юклыгын белә идем,...

Россиянең төп законы булган Конституциядә Ватанны саклау РФ гражданинының бурычы икәне ачык язылган булса да, соңгы 15-20 ел эчендә ил һәм шәһәр-районыбыз буенча да хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр артты.

Прости авылында туып-үскән егетләр арасында хәрби хезмәтне үтәүдән качып йөрүчеләр дә, ришвәт биреп «липовый» хәрби билет алучылар да юклыгын белә идем, авыл җирлеге башлыгы Фәния Беспалова да моның дөреслеген раслады.

«Иң элек, хәрби патриотизм һәм җирле патриотизм тәрбияләү нәтиҗәсе, дияр идем. Җирле җитәкчелек үзе генә барысын да эшли алмас иде. Монда балалар бакчасы, мәктәп, авыл культура йорты, сугыш һәм хезмәт ветераннары да һәм, хәтта, әле авылның шанлы тарихы үзе дә катнаша бит«, - диде миңа Ф.Беспалова.

Тарихы ХVII гасырга барып тоташкан Прости авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан, бүгенге көндә авылның иң хөрмәтле кешесе 89 яшьлек Владимир Добров: «1917 елның 24-25 октябрендә Советларның II съездында (анда тынычлык һәм җир турында декрет кабул ителгән) безнең авылдаш та катнашкан» , - дип горурланып сөйли.

1904 елны берүзе Япон флоты белән сугышкан һәм дошманга бирелмәс өчен үз командасы тарафыннан суга батырылган легендар «Варяг» крейсерында Прости егете (хәтерем ялгышмаса, Шмелев) булуы да авыл өчен горурлык.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан беренче булып Советлар Союзы Герое исеменә Прости авылы егете, застава командиры Никита Кайманов лаек була. Авылдашлары 1943 елда Тегерандагы очрашуда И.Сталин, Ф.Рузвельт, У.Черчильдән торган «зур өчлек»не саклау майор Н. Кайманов полкына тапшырылганын да белә. Прости авылында яшәүче балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ачылган мемориал, үзләренчә әйткәндә, «танк» янында уйнарга яраталар, ә инде мәктәптә укый башлагач, ул урынны чистартып тәртиптә тота башлыйлар. Укучылар авылларыннан 400 кеше фронтка киткәнен (шуларның 6сы - хатын-кызлар), 185 кеше кайтмый калганын да белеп үсә. Бөек Ватан сугышы ветераннары Владимир Добров һәм Василий Кайманов та укучыларда патриотлык хисе тәрбияләүдә күп көч куйдылар. Әйе, без яшьләрне армия хезмәтенә зурлап озатабыз, хөрмәт белән каршы алабыз.

Аллага шөкер, авылыбызда «отказник»лар булмады. Агалы-энеле Станислав һәм Евгений Добровларның берсе - Һава-десант, икенчесе мотоукчылар гаскәрендә хезмәт итте. Рудольф Беспалов - чик сакчысы, ике бертуган Александр һәм Игорь Мешалкиннар, Михаил Зарубин, Виталий Федоров, Юрий Федотов һ.б. ил алдындагы ир-егет бурычын намус белән үтәп кайттылар. Бүгенге көндә ике авылдаш егетебез - Александр Шмелев һәм Герман Айрапитян хезмәт итәләр, ә Дамир Черник һәм аның энесе Айдар кадетлар мәктәбендә укыйлар.

Үзем 1958-1961 елларда Армавир хәрби авиация училищесының радиолокация станциясе операторы, ә 1962-1964 елларда ракета гаскәрләре өчен мәйдан әзерләгән белгеч буларак, армия чыныгуы үткән егетләрнең тормышта беркайчан да югалып калмаячакларын беләм.

Ә менә хәрби хезмәткә җибәрмичә «куян» билеты сатып алып биргән, яки армиядән качып йөргәнлектән, бер җирдә дә эшли дә, укый да алмаган улларының «бәлага» әйләнүен күпләр соңлап аңлый. Кеше 17-25 яшендә һөнәр ала, аны камилләштереп, шәхес булып җитлегә. Ә инде армиягә барудан качып йөрүчеләр исә акыл хезмәтенә сәләтсез (укымады) һәм физик хезмәтне башкара алмаучы (өйрәнмәгән тора-бара) бер булдыксыз адәмнән тора-бара әти-әнисенең, әби-бабасының пенсиясен «кысучы» адәм актыгына әйләнә.

«Балаларыбыз хәрби хезмәтне үтәгәндә тәртипкә дә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә дә, вакыт кадерен белергә дә өйрәнеп кайталар. Гадәти тормышта да аларга өстенлек бирү мөһим. Әйтик, хәрби хезмәттән кайткач, күбесе эш таба алмый (стаж, осталык һ.б. таләп ителә). Армия чыныгуы үткән егетләрне беренче чиратта эшкә алу шарты куелсын иде ул», - дип фикер йөртә Ф.Беспалова.

Әйе, ул хаклы. Шуңа өстәп, мәктәпләрдә элекке елларда хәрби эш дәресләрен отставкадагы офицерлар алып барганлыгын искәртәм. Ә инде иминлек нигезләре фәнен, бүгенге көндәге шикелле, карабинның кайсы башыннан атарга кирәген белмәүчеләр укытса, нәтиҗәсе билгеле...

Туксанынчы елларда «бөтен авырлыкларны да чыдамлы кичерергә» ант итеп, Ватан кайда җибәрсә, шунда хезмәтен үтәгән офицер егетләребезнең квартирсыз да, акчасыз да, тыныч тормышта яраклы һөнәрсез дә калулары башка кабатланмасын инде. Армия теләсә кайсы җәмгыятьнең бөтенлеген тәэмин итү өчен кирәк. Моның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлап, булачак Ватан сакчыларын үзебез үстерәбезме, әллә бу бурычны үтәргә дә кытайларны гына чакырабызмы?..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев