Туган як

Кырымны без дә күрдек

Социаль яклау үзәгендәгеләр Кырымга юллама бирәбез дигәч, ерак юлга чыгасы булса да, сөендем. Дистә еллар буена Татарстан инвалидлары андый бәхеттән мәхрүм идек бит. Ул мәсьәләне үземнең дә Президент В.Путин белән оештырылган "туры элемтә"дә ике мәртәбә күтәргәнем булды, Россия думасы депутаты А.Кабаевага да хат белән мөрәҗәгать иткән идем. Шуның файдасы тидеме,...

Социаль яклау үзәгендәгеләр Кырымга юллама бирәбез дигәч, ерак юлга чыгасы булса да, сөендем. Дистә еллар буена Татарстан инвалидлары андый бәхеттән мәхрүм идек бит. Ул мәсьәләне үземнең дә Президент В.Путин белән оештырылган "туры элемтә"дә ике мәртәбә күтәргәнем булды, Россия думасы депутаты А.Кабаевага да хат белән мөрәҗәгать иткән идем. Шуның файдасы тидеме, башка нәрсәнекеме - йөзләрчә татарстанлыга быел, ниһаять, бәхет елмайды.

Безне, илле кешене, Казан аэропортыннан самолетка утыртып, Симферопольгә озаттылар. Евпатория шәһәреннән ерак түгел, Заозерный бистәсенә килдек. Дистә еллардан артык Украина территориясе булып саналган сәламәтләндерү үзәкләре (санаторийлар), дөресен әйтергә кирәк, мескен, ташландык хәлдә. Без яшәгән корпуста бүлмәләр җылытылды, кайнар су иртә һәм кич бирелде. Анда, бездәге шикелле, бүлмә саен электр чәйнекләре юк, алар этажга бер генә булып, анысы да коридорда тора. Гомумән, ул яктагы биналар кыш чыгарлык түгел. Башта килгән халык ашау-эчүне яманлады, канәгатьсезлек белдерде. Санаторий җитәкчелеге белән очрашып аңлашкач, тынычландылар, билгеле.

Корпусыбыз диңгездән илле метр ераклыкта гына булганлыктан, иртәсен-кичен гел шунда барырга тырыштым. Җирле халык та бу бистәнең диңгез ярын үз итә, чөнки ачык диңгез һавасы сулышны киңәйтә. Ә минем кебек "химия"ле шәһәрдән килгән кешегә шуннан да зур бәхет була аламы?! Халык гади анда, аралашучан. Бигрәк тә Украинадагы хәлләрдән калтырап, куркып беткән гади халык Путинга рәхмәт укый.

- Әле ярый, Путин безне үзенә алды. Күгебез тыныч, әгәр һаман Украина составында булсак, безне күптән диңгездә батырып үтерәләр иде инде, - дип сөйләде, озак еллар буе рус теле укыткан рус хатыны. Минем Татарстаннан икәнемне белгәч, тагын да ачылып сөйләде.

- Беләсезме, мин сезнең "ТНВ Планета" каналын рәхәтләнеп карыйм, анда шундый матур итеп бииләр, елмаялар, көләләр. Аңламасам да, Украинаны караганчы, татарларны карыйм, - дип күңелгә җылылык өстәде.

Бистә белән Евпатория арасында 119нчы маршрут автобусы йөреп тора. Юл хакы - 12 сум. Мин андагы җирле халык арасында талашкан, тиргәшкән, исерек кеше очратмадым. Хәтта урын тәкъдим итеп, чакырып утырттылар. Кеше байлык артыннан кумый, йортлар гадилеге белән аерылып тора, урамнарда һәм, хәтта санаторийнең үзендә дә, электр утын бик сак кулланалар.

Диңгез ярында йөргәндә ике ханым белән сөйләшеп киттек.

- Без инде хәзер пенсиядә. Сигез ярым алабыз, безгә җитә, - диделәр.

Базарда да кибетләрдә дә бәяләр "тешли", билгеле. Бүгенге көндә минималь хезмәт хакына йөрүче табибларның күбесе эштән киткән. Акчалары, чыннан да, аз. Мәсәлән, санаторийдагы ир-ат массажист - 2 мең аванс, 4 мең получка ала икән.

Бу авырлыкларның вакытлыча икәнен җитәкчелек аңлый. Россия хөкүмәте Кырым республикасына 1,3 миллион акча күчергән, барлыгы 2 миллиардлык ярдәм вәгъдә итәләр, дип ишеттем.

Безнең белән бер вакытта Кырымга, сәламәтлелкәрен ныгытырга, Владивосток, Мәскәү һәм илнең башка төбәкләреннән ял итүчеләр килде. Шулай да иң күбесе безнең Татарстаннан иде.

Евпатория бик иске, бай тарихлы шәһәр. Кырым татарлары күп. Биредә мәчет тә бар. Яраталар анда Казан татарларын, хәтта кочаклап исәнләшләр. Базарда йөргәндә бер ханым үзара татарча сөйләшүебезне ерактан ук ишетеп чакырып алды.

- Үзем - Үзбәкстаннан. Әнием Кырым татары иде. Бик кыйналды, җәберләнде. Җитмеш җиде яшенә кадәр яшәде, шунда җирләдем, - дип сөйләп торды ул.

Насыйп булгач, Бахчасарайны да күрү бәхетенә ирештем. Аның халкы - бүгенге Кырым татарлары. Алар төрле сувенирлар ясап, азык-төлек сатып көн күрәләр. Урамнар, тыкрыклар тар. Шәһәрнең язмышы ханнар патшалыгы белән бәйләнгән, Гәрәй хан сарае үзенең искиткеч зиннәтле булуы белән дан тота. Гомумән, Кырым ярымутравының горурлыгы булып, татарлар тора, минемчә.

Андагы Сакский районда уңган, тырыш татар халкы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә. Шәхси хуҗалыкның һәрберсендә диярлек йөзләрчә метрларга сузылган теплицалар тезелеп киткән. Евпатория базарларында да татар милләте җитештергән продукция сатыла, сарык итен бик яратып алалар, бәясе 250 сумнан артмый. Сөт, эремчек, катык кыйммәт түгел, брынза дигән милли ризыклары да бик тәмле.

Мин күргәннәремнән бернәрсәне аңладым, татар халкы кайда гына яшәмәсен, җирне ярата, ләззәт табып эшли һәм яши ала. Үз милләтем белән горурлануым тагын да артты.

Диңгез буендагы санаторий биналарының бик күбесе җимерек, хәрабә хәленә килгән, әлбәттә, моны күреп йөрәк сыкрый. Ә шулай да, бер ял итүче өчен Россия хөкүмәте 60 меңнән артык акча тота. Димәк, озакламый ул санаторийлар төзекләнер, матурланыр, дип өметләнергә була.

Озак та үтмәс, Кырымда виноград плантацияләре тагын яшәрер, тирә-яктагы шифалы күлләр дә халыкны үенә тартыр.

Халык Россиягә кушылуны бик уңай бәяли. Әледән-әле килеп чыккан аңлашылмаучылыкның да вакытлыча гына икәнен аңлый. Референдумга көчләп куып китергәннәр дигән уйдырманы инкарь итәләр. Дөрес, бу фикер бөтен кешеләргә дә кагылмыйдыр, һәрбер эштәге кебек, каршылар да юк түгелдер. Әмма үзем оочраткан, аралашкан кешеләр авызыннан бер начар сүз дә ишетергә туры килмәде.

Бер сүз белән әйткәндә, Кырым якларының шифасы, җылы җилләре Татарстанга да килеп җитте. Республикабыздан саулыкка туймаган кешеләрне Кырымга ял итәргә җибәрүләре шуңа бер дәлил. Әлбәттә, Татарстан җитәкчелегенең халык турында кайгыртуы соклануга лаек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: