Туган як

Кыен булса да, сабыр иттек

Минем балачагым һәм үсмер елларым сугыш чорына туры килде. Әтием Сәлимгәрәй Хәсәншин авылда балта остасы булып эшләде. Әнием кыр эшләренә йөрде, алдынгы уракчы иде.

Шулай тыныч кына яшәп ятканда, көтмәгәндә сугыш башланды. Әтине сугышка җибәрергә хәбәр килгәч, колхоз, гаиләгә утын әзерләргә дип, ат биреп, әти белән урманга киттек. Әти утын әзерләде, мин атны саклап тордым. Утынны арбага төяп, өйгә алып кайттык. Әти, башымнан сыйпап: «Кызым, эшкә булыша башладың, зур үс!» – диде. Миңа 13 яшь иде...
Әтине сугышка озатканда, Ташлыктан үтеп, Кайнар тауга кадәр бардык. Аерылышканда әти: «Дошманны тиз генә җиңеп кайтырбыз, көтегез», – диде дә, «Озата барма» дигән җырны җырлап, әрәмә эченә кереп китте.  Аның ул чактагы тавышы әлегәчә колакта яңгырап тора.
Сугыш башлангач, мәктәптә укулар сентябрьдән түгел, ә 1 октябрьдән башланды. Уку булмагач, өлкәннәр белән эшләргә туры килде. Утауга, печән һәм башак җыярга йөрдем. Мин шул вакытлардан ук кулыма урак, чалгы, балта тотып эшләргә өйрәндем. Чөнки тормышны алып барырга кирәк. 
Шәңгәлчедә алты бригада иде, мин беренчесендә эшләдем. Бригадирыбыз  – Мәрьям апа. Ул безне эштән калдырмады, бүлеп бирә иде.
Төнлә белән әниләр урган көлтәләрне, ике кеше, таяк тотып җыеп, Мөхлис бабай кибән куя иде. Аны ындырга алып кайтып, «молотилка» белән суктыра идек. «Молотилка»ны эшләтү өчен дүрт аттан файдаланалар. Арыш, бодай көлтәләрен Нурлыхода апа биреп тора, без аларны кисеп, таратып җибәреп тора идек. Буй җитмәгәнлектән, машинаны әйләндерә алмагач, бүкәннәр өстенә басып эшләдек.
Шәңгәлче җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Алабуга педучилищесына укырга киттем. Укырга бик авыр булды: язарга дәфтәр юк, иске китапларның буш урыннарына яздык. Бүлмәләр дә бик суык иде. Шулай булса да, тырыштым, укытучы һөнәре алып кайттым.
1942 елның 27 февралендә гаиләбезгә кайгы килде: әтинең үлеме турында хәбәр алдык. Безгә ярдәм кулы сузучы булмады. Әнкәй, апа һәм мин тормышны дәвам иттек. Шулай итеп, без ачлык күреп, ятим үстек. Сыер асраганлыктан гына ачлыкны җиңә алдык. Печән чаптым, әни урган игеннәрнең камылын да чабарга туры килде...
1945 елның 9 маенда сугыш бетү турында ишеттек. Бер яктан – зур шатлык, икенче яктан әтинең юклыгы күңелләргә авырлык бирде. Кемнәрнеңдер әтиләре кайтты. Ә минем «әти» дип эндәшер кешем дә юк. Сугыш беткәч, исән-сау калган кешеләр кайтты. Безнең урамда  Әсәдулла, Гыйльмулла, Ясәү абыйлар кайтып, алар белән болыннарда печән чабып, җыеп йөрдек. 
Яз, көз айларында урамнар бик пычрак була иде. Без чабата белән йөрибез. Аталары булган балаларның чабаталарын, су кермәсен өчен, күтәртмәле итеп ясап бирәләр иде. Соңга таба «бутый»лар кайта башлады. Урамнарга агач баганалар утыртып, чыбык сузып, өйләргә вакытлы гына электр уты бирә башладылар. Кечкенә генә йорт салып, электр генераторын шунда куйдылар. Анда Касыйм абый Җиһангиров эшләде. 
Тиздән авылда кино да куя башладылар. Нурҗамал апа Сабирҗанова тавык һәм сарык фермасы ачты. Тагын фермалар төзеп, сыерлар да алып кайттылар. Сыер савучылар, тәүлеккә өч мәртәбә төшеп, кул белән сыер сава иде. Тормышлар тагын да яхшыргач, машина белән сава башладылар. 
Авыл халкы да сыер һәм сарык асрады. Сөт аерта торган «сыйпарат» Хәлим абый Дусаевларда гына бар иде. Авылдашларыбыз барысы да шуларга бара иде. Аръяк урамда Шәйдулла картта да булып, аларга да йөрделәр.
Сугыштан соң илебезне торгызу өчен һәр йортка түләү билгеләнде. Дәүләткә ит, май, йон, йомырка, сөт тапшыра идек. Үзебез үстергән бозауны да ит өчен дип җыеп алалар иде. Аллага шөкер, кыен булса да, барысына да риза булып яшәдек.
Шәңгәлчедә ике мәчет бар иде, берсе – аръякта, икенчесе – авыл уртасында. Аръяк мәчетенә 1936 елда мин беренче класска укырга кергән идем. Класста барлыгы 41 бала укыдык. 
1, 2, 3нче классларны шунда укыдым. Урта мәчеттә 4-5 класслар, Солтан Абдуллин мәктәбендә 6-7 класслар укыды. Мәктәп җидееллык кына иде. Аннан соң укырга теләүчеләр Биклән, Каенлы авыллары мәктәпләренә барып, урта белем алдылар.
Шәңгәлчедә дә мәктәпне зурайткач, 10-11 еллык булды. Соңрак зур мәктәп төзелде, аңа хәзер 30 ел.
Безнең бәхеткә, Түбән Кама шәһәре ачылды. Яшьләр шунда эшкә китте. Авылыбызга газ керттеләр, урамнарда да, өйләрдә дә утлар янып тора, урамга асфальт җәйделәр, ярдәм итүчеләргә рәхмәт, шатланып йөрибез...
Мин 1955 елның гыйнварында  Шәңгәлче егете Зәки Абдуллинга кияүгә чыктым. Безгә Аллаһы Тәгалә ике ул, бер кыз бүләк итте. Улларым 2 ел десант гаскәрләрендә исән-сау хезмәт итеп кайттылар, Түбән Камага эшкә китеп, бик матур тормыш корып яшиләр. Бүгенге көндә җиде оныгым бар. Хәзер оныкларым да тормышлы, сигез оныкчыгым да бар инде. Шулар арасында кадерле әби булып яшим.
90 яшьлек Мәдинә әбиегез АБДУЛЛИНА, Шәңгәлче авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: