Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Көтмәгән нәрсә

Чиләбе өлкәсе өстендә метеорит шартлау күпләрне шок хәленә китерде. Әле ике ай элек кенә бөтен ил халкы дөнья бетәсен көтеп йөдәгәндә, бернәрсә дә булмаган иде, монда, гел көтмәгән җирдән - "шарт!" Ярый, бәхеткә, дөнья бетмәде. Ә бит, бетәсе булса, озак түгел, аның өчен секундлар да җитә икән. Тоз, ярма, шәмнәр...

Чиләбе өлкәсе өстендә метеорит шартлау күпләрне шок хәленә китерде. Әле ике ай элек кенә бөтен ил халкы дөнья бетәсен көтеп йөдәгәндә, бернәрсә дә булмаган иде, монда, гел көтмәгән җирдән - "шарт!" Ярый, бәхеткә, дөнья бетмәде. Ә бит, бетәсе булса, озак түгел, аның өчен секундлар да җитә икән. Тоз, ярма, шәмнәр сатып алып кына дөнья бетүдән котылып калып булмас шул.
Чыннан да, метеоритның җир өстенә төшеп җиткәнче, 15-25 километр биеклектә шартлавы һәм чагыштырмача зур булмавы гына (аркылысы - уртача 17 метр) зур фаҗигәгә китермичә калган. Юкса, Чиләбе өлкәсе хәрабәләргә әйләнер иде. Дөрес, әле болай да, шактый зыян салган. Шартлау тудырган бәрмә дулкын биналарга зур зарар китергән. Метеорит шартлау нәтиҗәсендә килгән матди зыян миллиард сум белән бәяләнә. Әлеге казадан 1552 кеше зыян күргән, 100дән артык кеше хастаханәгә эләккән, берничәсе авыр хәлдә, дип белдерделәр соңыннан.
Шулай булмый хәле юк: бу күк җисеменең массасы 10мең тонна чамасы булган дип фаразлана. Ул секундына 18 километр тизлек белән җир атмосферасына килеп кергән дә, яна башлаган, ә 32,5 секундтан шартлаган.
Белгечләр раславынча, мондый зур метеоритлар җир атмосферасына 100 елга бер мәртәбә генә килеп эләгәләр икән. Аның алдагысы - 1908 елда, шулай ук, җиргә төшеп җиткәнче, тайга өстендә шартлаган "Тунгус метеориты" турында күпләр ишетеп беләдер, мөгаен. Ә Чиләбе өлкәсе өстендә шартлаганы аңа караганда да зуррак булган, диләр. Шартлаудан соң бүленеп чыккан энергия Япониянең Нагасаки һәм Хиросима шәһәрләрендә шартлаган атом бомбасыныкыннан 20-30 мәртәбә куәтлерәк булган.
Бу вакыйгадан соң күпмедер вакыт узгач, шундый сүзләр дә ишетелгәләде: имештер, һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре тарафыннан ракета җибәрелеп (сугыштан соң геройлар күбәя), метеоритның көчен киметү өчен, җиргә төшеп җиткәнче шартлатып, вак кисәкләргә таркатканнар икән. Әле җиргә якынлашучы бу объектны хәрбиләрнең инде берәр көн алдан күзәткән булулары турында да әйтүчеләр табылды. Шартлаганнан соң күк җисеменең ике өлешкә аерылуын кемнәрдер күргән дә, имеш.
Әлеге хәбәрне кем тараткандыр - анысы мәгълүм түгел. Монысы инде, теләсә нинди шартларда да халыкны яклаучы барлыгына ишарә итеп, кешеләрне тынычландыру өчен генә уйлап табылган бер нәрсәдер, мөгаен. Соңыннан аның чынлыкка туры килмәвен әйттеләр. Беренчедән, хәрбиләр аны бөтенләй күрмәгәннәр. Чөнки алар галәмдәге һәм һава киңлекләрендәге билгеле бер объектларны гына - җирнең ясалма иярченнәрен һәм башка ил территорияләреннән старт алган континентара баллистик ракеталарны гына күзәтәләр икән. Икенчедән, шундый олы объектны алдан күргән булсалар, кешеләрне, ичмасам, берничә сәгать алдан кисәтмәгән булырлар иде мени?
Сүз дә юк, тәртипсез очып йөрүче андый күк җисемнәре галәмдә бик күптер. Әгәр Җир атмосферасына килеп эләксәләр, җирдәге тереклек өчен шактый куркыныч тудырырлык зурлары да бардыр. Әгәр шуларның берәрсе Җиргә төбәлеп килсә (Алла сакласын!) андагы тереклек, бер ни дә эшли алмыйча, күрәләтә харап булачак. Ә бездә шул күк җисемнәрен алдан күреп, нинди дә булса гамәл кылырлык (ичмасам, ракеталар җибәреп, аларны җиргә якынлашканчы ук шартлатырга) чаралар да уйланылмаган.
Галәмнән куркыныч янаганда, җир кешеләрен саклый торган ниндидер система булдырырга кирәклеген белдергән Рогозин хаклыдыр, бәлки?! Моңа хәзерге фән һәм техниканың мөмкинлекләре дә җитәдер. Үзара сугышу өчен, узыша-узыша дәһшәтле кораллар уйлап табып, миллиардлаган сум акчаны җилгә очырганчы, кешелек өчен файдасы булыр иде. Тик бездә һәр изгелекне үз якларына борып, үз файдаларын кайгыртучы бәндәләр күбәйде. Глобаль мәсьәләне хәл итәбез, дигән булып, дәүләт программалары төзеп, шул юл белән акча "юып", кесәләрен калынайтырга өйрәнеп беткән жуликлар монысында да акча урлау юлларын табарлар. Өстәвенә, берәр яңалык уйлап тапсалар, аны тормышка ашыру өчен халык кесәсен "кымтырыклый" башлыйлар. Ә бу исә, болай да бөлгән ярлы катлауның акчасын талауга гына кайтып калыр иде. Шулай булгач, зурдан кубып, галәмнән килгән куркынычны булдырмау буенча зур эшләр башлап җибәрергә кирәкме икән. Ә гади халык, андый "караңгы көннәр" була калса дип, токмачын-ярмасындыр, шәмендер-шырпысындыр әзерләп куеп булса да күңелен юата ала, ичмасам.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев