Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Көтелмәгән бүләк

Һөнәрләргә багышланган республика конкурсында катнашкан кечкенә иҗатчылар Алмаз һәм Әмирхан Сәгъдиевләр шәһәребез үзәк хастаханәсенең баш табибына рәсемнәрен бүләк иткәннәр.

Казанда узган бу бәйгедән кайткач, абыйлы-энеле үз эшләрен нәкъ менә Габибулла Әхмәдов кулларына тапшырырга карар кылган. Алар нәселендә медицина өлкәсендә хезмәт куючылар бар. Тугыз яшен тутырган Алмаз да табиб булырга тели, биология фәнен өйрәнә, хәтта киләчәктә «мәңгелек яшәү эликсирын» уйлап табарга хыяллана. Аның җиде яшьлек энесен исә полиция хезмәткәре һөнәре кызыксындыра.
Малайларның пластилин һәм башка материаллар ярдәмендә эшләнгән рәсемнәрдә, табиблар һәм авырулар сурәтләнгән. Бер рәсеме кырыенда Алмаз кеше организмын һәм эчендәге барлык тән әгъзаларын ясаган.
Баш табиб малайларга хыяллары тормышка ашуларын теләгән, тәм-томнар бүләк иткән. Алмазга исә имзасын куеп, зур фәнни энциклопедия дә тапшырган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев