Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Күрәзәче»гә ышанган

2014 елның июленнән 2019 елның 21 сентябренә кадәр, бозым чыгарам дип, 1988 елгы түбәнкамалының 208000 сум акчасын үзләштерүдә шикләнелгән ханым кулга алынган.

Зыян күрүченең әнисе 52 яшендэ бик нык авырган. Аптыраган ханым, рәсми медицина ярдәме белән беррәттән халык табибларын да эзли башлаган. Кайсыдыр гәҗиттән «Багам һәм дәвалыйм» дигән белдерү күреп, әйтелгән номер буенча шалтыраткан. Багучы Төзүчеләр урамындагы 43нче йорттагы фатирына чакыргач, курсәтелгән адрес буенча барып, карта ачтырган. Күрәзәче, карта ачкан өчен 500 сум, әнисен дәваларга махсус догалар укыр өчен тагын 23000 сум акча сораган. Билгеле, акча алган-биргәнгә расписка да язмаганнар, килешү кәгазе дә төзеп тормаганнар. Зыян күрүче белән бергә кайвакытта сеңлесе дә барган. Ә «күрәзәче»гә шул гына кирәк тә. 2015 елда инде ул сеңлесен дә тормышта авырлыклар көтә, дәваларга кирәк дип, тубәнкамалыдан 30000 сум акча сораган. Беркатлы ханым, өлешләп булса да, бу сумманы жыеп биргән.
2018 елда зыян күрүче, күрәзәчене социаль кушымта аркылы эзләп табып, үзенә карта ачтырган. «Хәлең мөшкел, дәваларга 100 мең сум кирәк» дигән жавапны ишеткәч, банктан кредит алып һәм иренен 20 мең сумын да кушып, акчаны яңа адреска – Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы өченче йортка китергән. Күпмедер вакыттан соң күрәзәче зыян күрүче белән элемтәгә чыгып, аны ирең синнән китәргә мөмкин дип куркыткан, «махсус дога» укыган өчен өстәмә 50000 сум акча сораган. Беркатлы ханым тагын «Сбербанк»тан кредит алып булса да, сораган сумманы биргән.
Ә быелның августында элемтәгә чыгып, әниеңнең хәле авыраерга мөмкин, дәваларга кирәк дип, тагын 150 мең сум таләп иткән. Бу юлы инде зыян күрүчегә банклар кредит бирмәгән. Шуннан соң, әлеге хәлләрне ул иренә һәм сеңлесенә сөйләгән, ә алар полициягә мөрәҗәгать итәргә кушканнар.
Зыян күрүче ханым ничә ел аралашып, күрәзәченең исем-фамилиясен дә сорамаган, бары үзенә банктан шалтыратып кызыксынгач кына белгән. Ул - Фәния Забегалова булып чыга, банктан кредит алган һәм ышанычлы кешесе итеп бу ханымны күрсәткән. Кыскасы, шушы биш ел эчендэ зыян күрүче күрәзәчегә 208 мең сум акча бирә. Полиция, әлеге хатыннан тагын зыян күрүчеләр булса, 8-919 -640-71-03 номерына шалтыратуыгызны сорый.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X