Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

"Көрәп алалар"мы, әллә...

Кулыма каләм алуга газетабызның узган номерының “Атна вакыйгалары” кушымтасында “Кайда күпме хезмәт хакы алалар?” дип аталган материал сәбәпче булды. Анда Татарстан-стат идарәсенең республика буенча уртача хезмәт хакы турында рәсми мәгълүматлар басылган.

Диаграммада  эш һөнәре буенча 21 өлкә күрсәтелгән. Беренче урыннарда хезмәткә түләү буенча, әлбәттә, нефть һәм фәнни тикшеренүләр өлкәсендә эшләүчеләр.  Ә менә 16 нчы, ахырдан бишенче урында – белем бирү оешмалары хезмәткәрләре. Аларның хезмәт хакылары “урам җыештыру, чүп-чыгару, эшкәртү”, “күңел ачу”, “мәдәният һәм спорт” өлкәләрендәгегә караганда да бермә-бер ким икән...

Мәгариф өлкәсендәге проблемалар турында күп языла. Тик Россиядә ничә еллар буе барган мәктәп реформасының тәгәрмәче бер урында “буксовать» итүнең сәбәпләре кайберәүләргә бик аңлашылыпта бетмидер. Еш кына танышларымнан “укытучылар хезмәт хакын көрәп алалар, ни җитми инде аларга” дигән фикерләрне ишеткәнем бар. Дөрес, мәктәптә яхшы хезмәт алучылар шактый, тик моның өчен укытучы  атнага алты көн буе 1,5 ставкага эшләргә мәҗбүр, ул шулай ук тәрбия сәгатьләре, өстәмә белем бирү түгәрәкләре, һ.б.  алып барырга тиеш. Әле тагы күптөрле җәмәгать эшләрен дә кушсаң... Соңгы ике елда мәктәптә тагы бер мәшәкать артты – иртәнге сәгать җидедән алып, сигезгә кадәр укытучылар кулларына температура үлчи торган прибор (шаяртып “пистолет” диләр) белән керү ишекләре янында дежур торырга мәҗбүрләр.

Озын сүзнең кыскасы, шуңа күрә яшь белгечләр ни өчен мәктәптән китә дип аптырасы юк.  Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләре буенча, укытучыларның уртача яше 44-45 яшь, ә 35 кадәрге педагоглар 25 проценттан аз гына артык икән. Бүген кадрлар җитмәү сәбәпле, мәктәп директорлары эшкә пенсионер укытучыларны чакырырга мәҗбүр. Бигрәк тә төгәл фәннәр буенча белгечләр җитми икән. БДИ нәтиҗәләре буенча шәһәрдә химия фәне буенча бик түбән күрсәткечләр булгач, Казаннан килгән түрәләрнең берсе бик аптыраган иде. Заводларда яхшы вакансияләр булганда, мәшәкате чиксез күп, ә түләү аз булган эш урынында  дипломлы яшь белгеч озак тормый бит инде...

Укытучы хезмәтенең абруе төшүгә матди хәлләр генә түгел, ә җәмгыяттә тәрбия-әхлак өлкәсендә булган үзгәрешләр дә тискәре йогынты ясады. Бүген ата-аналарның күпчелеге балаларны тәрбияләү бурычын шулай ук мәктәп өстенә йөкләргә тырыша. Укучылар арасында берәр “ЧП” булса, иң беренче укытучылар гаепле була. Әти-әниләрнең балалары укыган мәктәпкә ел дәвамында бер тапкыр да(!)  килмәгәннәре бар, сыйныф җыелышлары хәзер күпчелек рәвештә дистанцион формада уза. Хәтта инде ашханәдә әзерләнгән ашларның сыйфатын тикшерергә (проба алуга) җаваплы итеп уртак җыелышта сайланган  әниләр дә мәктәпкә кереп чыгарга вакыт тапмыйлар. Шул ук вакыттта Ватсап һәм башка социаль челтәрләрдә мәктәп темасы, укытучыны “чәйнәү” – иң яраткан шөгыльләре. Алардан үрнәк алып, балалар да кимен куймый. Ашханәдә күргәнем бар: кайбер балалар менә дигән тәмле котлетларны ваклап, компот эченә тутырлар, бәрәңге пюресы эченә ипи сыныклары ташлап тиз генә фотога төшерәләр. Аннары интернетта фотосурәтләре чыга: “менә безне ничек начар ашаталар”...           

Проблемалар, әлбәттә бик күп. Шуларның берсе – хезмәт тәрбиясе. Әйе, бүген укучылар сыйныф бүлмәсендә идән юмый – аны мәктәпнең кече техник  хезмәткәрләре башкара (аның өчен ата-аналардан акча җыймыйлар, бюджетта каралган). Хәзер хезмәт дәресләрендә өлкән сыйныф укучыларын кар көрәү, ишегеалды җыештыру кебек эшләргә җәлеп итү дә бик сирәк.  Берүк әти-әниләре шикаять яза күрмәсеннәр! Ә заманча һәм тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән мастерскойлар мәктәпләрдә юк дәрәҗәсендә. Кызларны аш пешерергә өйрәтү дәресләре уздыру өчен аерым бүлмә һәм плитә генә түгел, ә махсус вентиляция, сантехника һ.б. булу мәҗбүри икән.  

Күптән түгел “Туган як” битләрендә мәктәп теплицаларын торгызу фикере күтәрелгән иде. Әлбәттә, бик кирәкле эш һәм шәһәребезнең җитәкчеләре  бу мәсъәләне хәл итүне үз өсләренә алсалар, бик тә яхшы булыр иде. Лаеклы киләчәк буынны тәрбияләү – барыбызның уртак бурыч бит...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев