Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Күпсенмәгез!

Украинадагы, Новороссиядәге мәхшәрне көн дә телевизордан карыйм, өстәвенә, «Советская Россия»дән дә укып барам. Украинада власть башында - чын бандерачы-фашистлар өере. Америка котыртуы буенча, башта олигархларга гына каршы башланган тыныч «Мәйдан» - Украина өчен генә түгел, ә аның тирә-ягындагы илләрнең бөтенлегенә дә куркыныч янаучы бер дәһшәткә әйләнде. Качып китә алмаган картлар,...

Украинадагы, Новороссиядәге мәхшәрне көн дә телевизордан карыйм, өстәвенә, «Советская Россия»дән дә укып барам. Украинада власть башында - чын бандерачы-фашистлар өере. Америка котыртуы буенча, башта олигархларга гына каршы башланган тыныч «Мәйдан» - Украина өчен генә түгел, ә аның тирә-ягындагы илләрнең бөтенлегенә дә куркыныч янаучы бер дәһшәткә әйләнде.
Качып китә алмаган картлар, карчыклар, балалар һ.б. айлар буе ут та, су да, ризык та күрмичә, подвалларда яшеренеп яталар. Ә өсләрендә көне-төне бомба шартлый. Ул мәхшәрнең очы-кырые күренми.
Халык ополчениесе августта ук инде бандерачыларны җиңеп баралар, контр һөҗүмгә әзерләнәләр иде. Путин вакытлыча тынычлык урнаштырырга тәкъдим итте. Дөрес чарамы бу? Тагын нәрсә эшләргә була? Инде ничә мәртәбә «вакытлы тынычлык» игълан ителде, әмма нәтиҗәсе күренми.
Украина фашистларын Америка коралландыра, ашата, киендерә, миллионнарча доллар түгә. Ополчениега беркемнән ярдәм юк, алар «вакытлы тынычлык» саклыйлар, ә бандитлар аларны да, халыкны да кырудан туктап тормый. Украина гаскәрләрен коралландыручылар белән һаман тыныч сөйләшүләр алып бара безнекеләр.
Халыкка азмы-күпме булышу максатыннан, Донецкига, Луганскига безнең Россиянең барлык почмакларыннан - коммунистлар, дин әһелләре, гади кешеләр һ.б. гуманитар ярдәм җыеп, йөзләгән фургоннар җибәрәләр. Тик кайбер акылсызлар һәм таш бәгырьлеләр Россиядән җибәрелә торган гуманитар ярдәмне күпсенә.
Ай-һай, өстебезгә бомбалар явып тормаганда, пычрак подвалларда азыкка түгел, суга да тилмереп утырмаганда, сөйләшүе рәхәт шул. Ә ул хәлләр безгә килсә, ничек сөйләшер идек икән?
Аллага ышансагыз, дин тотсагыз, ул гуманитар ярдәм бездән хәер булсын, дөньялар тыныч булсын, бар халык та рәхәттә яшәсен һ.б. дип теләр идегез. «Үзебездә дә хәерчеләр җитәрлек, үзебезнекеләргә ярдәм кирәк әле монда», дип акылсыз сүзләр сөйләмәс идегез.
Никадәр рәхәтрәк, тынычрак, байрак яшәгән саен, мәрхәмәтсезрәк, шәфкатьсезрәк була баруыбызга бернинди дә аклану юк. Кая кусалар - шунда баручы, ни кушсалар шуны үтәүче уйсыз-мисез төркем түгел, ә шәфкатьле күңелгә ия ярдәмчел кешеләр була белик.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев