Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Космоска очарга әзерме? Әзер!

Шәһәребезнең 13 гимназия-интернаты укытучылары Америкада узган слеттан кайтканнар. Анда алар Космик Академиядә өйрәнүләр дә узганнар.

Дөньяның төрле почмакларыннан килгән 118 кеше арасында Россиядән дүртәү генә булган, шуларның икесе – Түбән Камадан. Анда бару өчен инглиз телен яхшы белү, иҗади эш башкару сорала. Нәтиҗәдә, бәхет физика һәм астрономия укытучысы Ренат Габдрахманов, химия һәм биология укытучысы Рафия Җиһаншинага елмайган. 
5 көн дәвамында алар Алабама штатындагы Хантсвилл ракета үзәгендә шөгыльләнгәннәр. Түбәнкамалылар лабораториядә эшләгәннәр, тикшерүләр уздырганнар, космонавтлар әзерләү курсларында катнашканнар, үзәк музейда булганнар һәм бик күп илләрдән килгән укытучылар белән танышканнар.
Ренат Габдрахманов кечкенә вакытта космонавт булырга хыялланса да, башка һөнәрне сайлаган. Академиядә исә ул балачагына кире кайткан кебек булган. Анда барысы да чын. Центрифугада әйләнү, скафандр кию, ракетаны төзү һәм җибәрү – «космик» лагерьдагы программа чын космонавтларны әзерләүдән аерылмаган. 
Укытучылар шулай ук күп аралашкан, тәҗрибә белән уртаклашканнар. Түбәнкамалылар үзләре белән төрле сувенирлар да алып кайтканнар. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X