Туган як

Кош атсаң, кулың корыр

"Туган як" газетасының 25 апрель санында Илһамия Гаффарованың "Һаваларда торна тавышлары" дигән мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алырга булдым. Узган ел, Казанның "Туган як" газетасы арасына кыстыртып тараттыра торган "Атна вакыйгалары"нда иде, ахры, "Түбән Камада аучылар сезонын соңга калып билгеләделәр, ул вакытта кошлар кайтып беткән иде инде", дип, кемнәрдер үпкә белдереп...

"Туган як" газетасының 25 апрель санында Илһамия Гаффарованың "Һаваларда торна тавышлары" дигән мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алырга булдым. Узган ел, Казанның "Туган як" газетасы арасына кыстыртып тараттыра торган "Атна вакыйгалары"нда иде, ахры, "Түбән Камада аучылар сезонын соңга калып билгеләделәр, ул вакытта кошлар кайтып беткән иде инде", дип, кемнәрдер үпкә белдереп язганнар иде. Шуны укыганчы, "аучылар сезоны" турында белми идем.

Ул сезонны кайсы юньсезе, миһербансызы уйлап чыгарды икән дип гаҗәпләндем. Меңнәрчә чакрымнардан ачыгып, ябыгып, арып-талып туган-үскән иленә бала чыгарырга дип кайтучы кошлпрны ни җаның белән мылтык төбәп атып төшерергә кирәк?! Ул сезонны уйлап табучы адәм актыгын да, кошларга мылтык төзәүче кансызларны да мин фашистларга тиңләр идем. Илдә кошлар болай да кимеп бара, игътибар итсәгез. Һава, су, пычрак. Кошлар гына түгел, кешелек үзе тончыга бит инде. Акыллы сәясәт алып барылса, кошларны мылтыктан атып каргыш алмаслар, ә киресенчә, алар кайтуга күп итеп оялар ясап, ризык әзерләп көтеп торырлар иде бу адәми затлар.

Ел әйләнәсендә күпме йорт кошлары, күпме хайван итләре ашыйбыз, 1921 елдагы шикелле, ачлыктан интекмибез. Бу кеше дигән ерткычның, барыбер, бирәне туймый...

Бер елны "Зәңгәр күл" профилакториендә ял итәбез шулай. Без ял итәргә килгәндә, унлап кыр үрдәге күлдә йөзеп йөри - күңелгә бер куаныч бирәләр иде. Менә шул үрдәкләр көн дә берәрләп югала башладылар, ату тавышы да ишетелми...

Ашханәдәге өстәл тирәли дүрт кеше утыра идек. Безгә көн дә ит кисәге, котлет, бифштекс бирәләр, ашлары да тәмле генә. Көндезге аш вакытында ашханәгә бер дә йөрмәүче ирдән, җаен туры китереп, сорап куйдым. Бу, мактанып, сөйләп китте: "Без көн дә бер үрдәк ашыйбыз. Суга ипи ташлап күлдәге үрдәкләрне алдап китерәбез дә, таяк белән тартып алабыз". Ул мизгелләрдә чактан гына моның йөзенә төкермичә калдым. Үрдәк каргышы, үрдәк рәнҗеше үзенә булмаса, балаларына төшәчәген уйлый белмәгән бәндәләр дә бар шул. Мәрхүмә әбием әйтмешли, кешедән дә ерткычрак җанвар юк, ахры. Табигатьне бетерү - кешелекнең бетүе. Атмагыз кошкайларны, кулыгыз корыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: