Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Концлагерь газапларын күргән

Бөек Ватан сугышы барганда Германия һәм ул басып алган илләр территориясендә 14 меңнән артык концлагерь эшләгән. Анда дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше иза чиккән. Шуларның 12 миллионнан артыгы төрле авырулардан, авыр хезмәттән үлгән. Шунысы бик аяныч, тоткынлыкта 2 миллионга якыны балалар да булган. Һәм бу Алман иле өчен бүген дә зур кара тап. Шәһәрдәшебез Альбина Дыранова (Чубарова) да дәһшәтле концлагерь газапларын күргән кеше.

Анна Павловна чик сакчысы кызы. Аның әтисе чик буенда хезмәт итә, сугыш башлангач хәбәрсез югала, ә гаиләнең башка әгъзалары фашистларга әсирлеккә төшә. 4 ел дәвамында әнисе, абыйлары-апалары бюргерга хезмәт итә. Баракта ялгызы калган кечкенә Альбинаны да тынычлыкта калдырмыйлар, канын алалар. Союзга гаилә бары тик 1945 елның февралендә генә кайта ала. Әнисе тыныч тормышта гомере буе ирен кайтыр дип көтә. Хәтта үзе эшкә киткәндә кызы Альбинага, «Мин өйдә булмаганда безгә берәр солдат керсә, куып чыгарма, мин кайтканны көтегез» – дип әйтә торган була.
Концлагерь мәхшәрләрен без китаплардан укып, кинолардан гына карап белсәк, нәни Альбина үз башыннан кичерә. Өлкәннәрне һәм биш яше тулган балаларны иртәнге алтыда уятып, машиналарга утырталар да, мәҗбүри эшкә алып чыгып китәләр. Әнисе Серафима Чубарова үзе киткәндә кечкенә кызын немецлар күзенә күренеп йөрмәсен өчен, сәке аягына бәйләп куеп китә торган була. Юкса, алар нарасый дип тормый, тагын канын алачаклар бит. Әнисе шундый мәхшәрдә дә биш баласының гомерен саклап кала ала һәм балаларына сугыш афәтенең бар мәхшәрен сөйләп калдыра. Ни йөрәгең белән, нәрсә уйлап, синең күзеңә төбәлеп карап торган нарасыйларның өстендә төрле тәҗрибәләр үткәреп, медицина өлкәсендәге экспериментлар өчен биоматериал итеп кулланып була ул?.. Озакламый, 11 апрельдә, Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле ветераннарыбыз кебек алар да елдан-ел кими бара. Гомерләренең иң рәхәт чакларында михнәт кичергән абый-апаларыбыз ичмасам картлык көннәрен тынычлыкта, җитешлелектә каршыласын иде. Бүгенге көндә Альбина Дыранова мәктәп укучылары белән очрашуга йөри. Аларга үз башыннан кичергәннәрне җиткерә. Үзе кичергән фаҗигаләр хакында сөйләве «Бәлки Германия җиңсә, без яхшырак яшәр идек» – диючеләргә җавап сүзе булып яңгырасын.

Илһамия Гаффарова

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X