Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Комсызлыкка чик куючы табылырмы

Түбәнкамалылар октябрь ае өчен квартирга түләү кәгазьләрен алгач, шәһәр халкы белән торак-коммуналь хуҗалык арасында «салкын сугыш» башланды. Чөнки квартирны җылыткан өчен күпме түләргә кирәклеге күрсәтелгән графада («отопление») саннар нык артып, күпләрнеке 2,5 мең сумга җиткән. Бу хакта безнең редакциягә телефоннан шалтыратучылар да күп булды. Шинчылар урамындагы 47нче йортта яшәүчеләр, әлеге...

Түбәнкамалылар октябрь ае өчен квартирга түләү кәгазьләрен алгач, шәһәр халкы белән торак-коммуналь хуҗалык арасында «салкын сугыш» башланды. Чөнки квартирны җылыткан өчен күпме түләргә кирәклеге күрсәтелгән графада («отопление») саннар нык артып, күпләрнеке 2,5 мең сумга җиткән.
Бу хакта безнең редакциягә телефоннан шалтыратучылар да күп булды. Шинчылар урамындагы 47нче йортта яшәүчеләр, әлеге квитанцияләрне алгач, ялгыш язганнар, кабат исәпләтергә кирәк дип, йортлар идарәсенә барганнар. «Җылылыкны исәпләүче прибор ватылганлыктан, норматив буенча язылды», дигән җавап ишеткәч, кешеләр шул хактагы актны күрсәтүләрен таләп иткәннәр, ләкин андый акт булмавы ачыкланган. «Счетчик инде төзәтелде, ноябрь ае өчен түләү саннары прибор күрсәткечләре нигезендә язылачак», дип җавап биргән «ЖКХ» идарәче компаниясе белгече Августина Тихонова.
Вахитов урамындагы 8/14 нче йортта яшәүчеләрнең дә нык ачуы чыккан. Йортлар идарәсенә кереп, түләү кәгазьләрен шунда утыручы хатыннарның чырайларына томырып чыгып китүчеләр дә булган хәтта. Анда да, имеш, җылылык счетчиклары эшләмәгән, шуңа күрә норматив буенча исәпләгәннәр икән. «Жилтехсервис» идарәче компаниясе директоры Александр Захаркин үзе дә бу хакта ачык җавап бирә алмаган.
Редакциягә Кайманов, Сөембикә, Гагарин, Тынычлык, Спортивная, Химиклар, Бакый Урманче урамнарыннан да шалтыратучылар булды. Иҗ гаҗәбе шул: барысында да, янәсе, кинәт кенә счетчиклар ватылган икән...
Ә менә Вахитов урамындагы 32нче йортта яшәүчеләрнең «старшие» Галина Еремина подвалга төшеп караган һәм счетчикларның эшләвен күргән. Шунысы да бар: счетчик күрсәткечләрен язып алган вакытта йорт буенча «старший»ларның анда катнашу хокукы булса да, аларны чакырып мәшәкатьләнмиләр икән. Күрәсең, комсыз «жулищник»ларга (халык телендә инде шундый термин барлыкка килгән) ул күрсәткечләрне яшереп, үз «норматив»ларын, ягъни түшәмнән алынган саннарны язу кирәк булгандыр...
Ә бәлки, идарәче компанияләрдәге җылы урыннарга блат буенча кереп утырган «белгеч»ләр ул счетчик күрсәткечләрен ала белми яки подвалга төшеп йөрергә авырсынадыр?..
Сүз уңаеннан, халык белән бергә йортлар идарәсенә барган корреспондент, подвалны ачып, ватык счетчикны күрсәтүләрен сорагач, счетчикның төзек булуы ачыкланды. Имеш, аны инде төзәтеп тә өлгергәннәр икән...
Ярар, октябрь аенда шәһәрдәге җылылык счетчиклары һәркайда берьюлы ватылып беткән дә булсын ди. Ә ноябрь аенда мондый хәл кабатланмас дип берәр түрә гарантия бирә аламы? Ул приборларга хезмәт күрсәтүче «Энергопрогресс» компаниясе баш инженеры Руслан Юмангулов әйтүенчә, андый гарантия була алмый икән, чөнки катлаулы техника (?!). Шул ук вакытта, Юмангулов барлык җылылык счетчикларының төзек булуына ышандыра һәм түләү артуга кагылышлы сораулар белән торак-коммуналь хуҗалыкның идарәче компанияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтә.
Хәер, ул компанияләргә инде барып, үзләрен канәгатьләндерерлек җавап ишетмәгән түбәнкамалылар арасында, ишетүебезчә, башка инстанциягә - шәһәр прокуратурасына гариза язарга җыенучылар да бар икән. Комсызлыклары чиктән ашкан «коммунальщик»ларны авызлыкларга вакыт җиткәндер инде.
Илһамия ГАФФАРОВА.
P.S. Кичә җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина шәһәр торак-коммуналь хуҗалык җитәкчеләренә перерасчет ясарга, ягъни халыктан артык алган акчаларны киләсе айда киметеп исәпләргә күрсәтмә бирде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев