Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Комсомолларга да һәйкәл кирәк»

Һәрберебезгә мәгълүм, безнең Түбән Кама шәһәре төзелүенә, үсешенә һәм яшәешенә комсомол удар төзелеше сәбәпче булды.

Химия гигантларын сафка бастыруда илебезнең төрле төбәкләреннән комсомол юлламасы белән килгән яшьләр төп эшче көч иде. Яшьлек дәрте эштә дә, укуда да, мәдәни тормышта да кайнап торды. Шәһәребезне юкка гына «яшьлек каласы» дип атамаганнардыр да, мактап җырларга да кертмәгәннәрдер.
«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н ачып карасак, «комсомол» татар һәм рус телендә «иске сүз» диелгән. СССРда коммунистлар җитәкчелегендәге бик көчле яшьләр союзы булган ул (күпмиллионлы яшьләрне берләштергән массакүләм оешма). Безнең өчен бик ерак булмаган тарихка күз салып алыйк әле. Химия һәм шин заводлары, күптөрле төзү оешмалары, илебез сәнәгате тармагында әйдәп баручылар һәм инде гүзәл шәһәребез үзе дә шушы батыр, эшчән комсомол яшьләр тырышлыгы белән төзелгән.
«Бүгенгенең кадерен белү өчен, үткәннәрне кирәк яңарту» дигән бик мәгънәле бер гыйбарә бар. Әйтәсе килгән сүзем шул: шәһәребездә комсомол-яшьләргә һәйкәл кую бик тә урынлы булыр иде. Ә бит аерым җитәкче шәхесләргә һәйкәлләр куелган, скверлары да бар. Шәһәребез урамнары күпләренең исемнәрен йөртә. Без аларны беләбез, хөрмәт итәбез. Ә нигә комсомол-яшьләрнең – хыялны чынбарлыкка әвелдерүчеләрнең җыелма образына һәйкәл юк? Без чын тарихны белергә, өйрәнергә, ата-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, аларның эшенә сокланырга тиеш түгелмени?! Ул комсомолларның кайберләре әле дә безнең арада, шәһәребезнең дә яше ярты гасырдан ерак китмәгән.
Һәйкәлне кайсы урынга кую, комсомолның җыелма образы нинди булырга тиеш, бу эшкә чыгымнарны кем күтәрергә бурычлы, кебек сораулар туарга мөмкин. Һәрхәлдә, һәйкәлнең беренче йортлар, беренче урамнар, шәһәрнең танылган шәхесләре аллеясы, музей янындарак булуы мәслихәттер. Чыгымнарга килгәндә, әлбәттә, гигант заводлар, зур оешмалар читтә калмас. Теләге булган һәр кеше бу эшкә үзеннән өлеш кертер, дип уйлыйм. Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле шәһәрдәшләр?..
Нурулла ГАПТУЛЛИН, журналист, шагыйрь, мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X