Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кәкрене сызар чаклар җиттеме?

1965 ел ахырында дәваханәбезне Яр Чаллы карамагыннан алдылар. Без - өч баракта урнашкан поселок дәваханәсе табиблары - Түбән Кама районының төп белгечләренә әйләндек. Баш хирург буларак, хирургия, травматология, онкология, урология, кан җибәрү, ВТЭК һәм хәрби-табиб комиссиясе минем карамакта булды. Мондый шартларда мөстәкыйль хирургия бүлекчәләрен булдыру мөмкин түгел иде. Эш операция...

1965 ел ахырында дәваханәбезне Яр Чаллы карамагыннан алдылар. Без - өч баракта урнашкан поселок дәваханәсе табиблары - Түбән Кама районының төп белгечләренә әйләндек. Баш хирург буларак, хирургия, травматология, онкология, урология, кан җибәрү, ВТЭК һәм хәрби-табиб комиссиясе минем карамакта булды. Мондый шартларда мөстәкыйль хирургия бүлекчәләрен булдыру мөмкин түгел иде. Эш операция блогы булган 30 койкалы бүлектә барды, хирургиянең барлык бүлекчәләренең кичектергесез операцияләре бер баракта тәүлек буе ясалды.

Яшьлек һәм энергия көндез дә, төнлә дә эшләргә мөмкинлек бирде. Әмма ел ахырында Сәламәтлек саклау министрлыгына нәтиҗәләр чыгарып отчет җибәрү авыр иде. Ул вакытта республиканың баш хирургы булып Михаил Юрьевич Розенгартен эшләде. Аны министрлыкта да, ТАССРның район хирурглары да ихтирам итәләр иде. Телефоннан шалтырату белән, ул районга үзе килеп җитә. Үз мөһимлеген тою - аның өчен шатлык, операцияләрне үзе ясап, ялгышларга аңлатма бирә иде.

Ул яшь хирургларны тәрбияләде, отчетларны кабул итүгә бик җитди карый иде. Операциядән соң булган һәр үлемне дәлилләргә кирәклеге, кичектермәс очракларда авыруны дәваханәгә соңлап китерү очракларын киметү әһәмияте турында аңлата, һәр район буенча күрсәткечләрне кәкре сызык сызып (график) күрсәтә иде.

Менә шәхес! «Күр-сәткечләр кимеми икән - начар эшлисез», - диде ул. «Яңа гына төзелеп килгән шәһәрдә травма очраклары еш була» кебек сылтамаларны кабул итмәде. «Димәк, производствода травмалар профилактикасы буенча начар эшлисез, - дип кисәтә иде. - Төзелеш мәйданына да чыгарга кирәк».

Шулай итеп, без кәкре сызыкның аска таба төшүенә ирешә идек. Ел саен үлем очраклары кими барды. Министрлык архивларында әлеге папкалар һаман да сакланадыр, бәлки.

Әлеге шәхесне еш искә алам. Бигрәк тә ярты ел саен торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр аткан вакытта. Әгәр дә бу кеше исән булса, бүгенге чиновникларны утка, суга, транспортта йөрүгә һ.б.га бәяне арттырулары турында отчет кабул иткәндә кәкре сызык сызарга өйрәтер иде. Чөнки бәяләрнең кимүе халыкны күп кенә авырулардан, шул исәптән инфаркт, параличтан коткарып кала алачак. Хирург булмаган кешеләргә дә билгеле: торак-коммуналь хезмәт өчен бәяләрне киметсәк, өлкән буынга аларны түләү җиңелрәк була. Кешеләрне даими бәя арттыру ысулы белән үлем хәленә җитке-рү бер илдә дә юк. Шулай да, халык авыр тормышка, юлсызлыкка, начар суга ияләшеп яшәүне дәвам итә. Ә, бәлки, Норвегия һәм Финляндия илләрендәге кебек әлеге түләүләрнең бер өлешен бюджет «җилкәсе»нә салыргадыр?

Узган ел язын гомуми транспортта йөрү хакы артты. Елына ике мәртәбә торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр үсә. Су, ут, газ өчен быел да 4,2 процентка күбрәк түләячәкбез. Башка шәһәрләр белән чагыштырганда, бездә хәлләр алай ук мөшкел түгел. Чиновниклар да моңа басым ясый. Ә без «шатланабыз».

Гамир Исмәгыйлев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев