Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Әкият түгел, чын бу

Моннан берничә ел элек кытайлар ясалма йомырка уйлап тапканнар, дип язгач, әй сүктеләр инде үземне.

Имеш, кеше ышанмас сүзне сөйлим. Аннан соң, шул ук кытайлар ясалма дөге әзерләп, дөнья базарына тараттылар. Теге ясалма йомырка Чаллы шәһәренә килеп җитеп, видеога төшереп, интернетка да эленде. Төтенләп эрүче дөгеләрне дә күрергә насыйп булды.
Без, татарлар, кытайлардан киммени! Без булдырабыз! Йомырка нәрсә ул! Татарстанда ясалма ат ите булдыру тулы көченә бара икән! Әгәр Казан галимнәренең тәҗрибәләре уңышлы гына чыкса, өч елдан инде без ясалма фарш, биш елдан кисәкле ит ашый башлаячакбыз икән. Һәм ясалма ат ите тәме буенча чыныннан бер дә аерылмаячак дип ышандыра бу проект өстендә эшләүчеләр. Әле чын иткә караганда ышанычлырак һәм кеше сәламәтлегенә зыянсыз булачак, имеш. Чөнки, чын ит авыру малныкы яки махсус препаратлар белән үстерелгән булырга мөмкин. Ә ясалма ит үстергәндә антибиотиклар да, башка дарулар да кулланылмаячак.
Ясалма ит ашамыйм мин, дип тә әйтергә ашыкмагыз. Әле аны бу ясалма ит, бу чын ит дип әйтеп торырлар, дип уйлыйсызмы? Гади күз белән генә, ялганын чыннан аерып булмаячак. Җитмәсә, тәмен дә чын иттән бер дә калышмас диләр.
Шуңа күрә, тагын мине ачуланырга керешкәнче сабыр гына көтегез. Өч ел вакыт күп түгел ул, хәзер килә дә җитә. Аннары, «кара әле, тагын теге хатынның сүзләре дөрес килде бит» диячәксез. Ә тора-бара ит, йомырка, дөге генә түгел, кешеләрне дә ясалмалар – роботлар алмаштырмаса ярый. Инде болай да ясалма орлыкландыру, клонлаштыру хакында күпме сөйләнелә. Япониядә роботлар уйлап чыгаруның тулы көченә барганын һәм моңа шактый күп акчалар сарыф ителгәнен белгәч, «Алла сакласын» дип әйтергә генә кала.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев