Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Китапханә – серле дөнья

Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин. Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр.

Бүгенге заманда без кеше китап укымый дип зарланырга яратсак та, китап сөючеләр юк, дип әйтергә һич телебез әйләнми. Безнең Шинчылар урамында урнашкан 45нче яшьләр китапханәсеннән кеше бер дә өзелми. Китапханәбезгә килеп керү белән, уку залында тудырылган җылы мохит, чисталык үзенә җәлеп итә. Анда китап сөючеләр өчен барлык шартлар да тудырылган – компьютерлар белән тәэмин ителгән, интернет челтәренә тоташтырылган. Мәктәп укучысымы син, студентмы, өлкән буын вәкилеме – һәр төркем өчен дә аерым бүлек булдырылган. Заманча, актуаль темаларга туры китереп китап күргәзмәләре эшләп тора. Берсеннән-берсе мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы чаралар оештырып, белешмәләр аша китап-ка мәхәббәт тәрбиялибез.
Китапханә – серле дөнья булса, китапханәче – шул серне чишәргә ярдәм итүче. Аның эше күпкырлы, кирәкле китапны табып бирүдән тыш, әледән-әле, китап укучылар белән әдәби кичәләр, язучылар белән очрашулар да үткәрергә тиеш ул. Ул яктан да матур эшләребез гадәткә кергән, төбәгебездә яшәп  иҗат итүчеләрне чакырып эчтәлекле чаралар уздырабыз. Китапханәбездә шундый мөхтәрәм язучылардан Рифкать Имаев иҗатына багышланган «Шагыйрь күңеленең биеклеге»  дип аталган очрашу китап сөючеләрнең күңелен рухландырды. 
Шулай ук, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экскурсияләргә чакырабыз, кызыклы конкурслар аша нәниләр күңеленә ачкыч табабыз. Үзләренең килгәннәрен генә көтеп тормыйбыз, балалар бакчаларына, мәктәпләргә үзебез дә барабыз. Укучыларга китапка мәхәббәт тәрбияләү, белемнәрен тирәнәйтү ниятеннән чыгып мәгълүмати дәресләр, әдәби сәгатьләр үткәрәбез. 7 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфында белем алучыларны Нурзия Мирхазова иҗаты белән таныштырсак, югары сыйныф укучыларына Никифор Тукмачев иҗатын тәкъдим иттек. Шулай итеп, даими рәвештә, китап сөючеләрне яңа китаплар һәм язучылар белән таныштырып барабыз. 
Теләгебез бер: укучылар китапханәдән читләшмәсен, бары тик шул очракта мәктәптә дә яхшы укырлар, тормышта да үз урыннарын дөрес табарлар. Без шундый ышаныч, өмет белән яшибез. Чөнки кеше язмышында китап гаять зур урын алып тора. Китаплар, кайсы гына өлкәгә карамасын, безгә матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә, тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә булыша. Китап чын мәгънәсендә – безнең якын дустыбыз. Әгәр үзегезгә дуслар табасыгыз килсә, күбрәк китапханәләргә йөрегез, ял көннәрендә дә сезнең өчен ишекләребез ачык, хөрмәтле китап сөючеләр.
Руфия МЕДЕТОВА, 45 нче китапханә хезмәткәре.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев