Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Киңәшле эш таркалмас...

Элек-электән, җитди эшләр кылыр алдыннан, ил җитәкчеләре аксакаллар белән киңәшә тоган булган. Бәлки шуның өчендер, 20 ел элек Түбән Камада аксакаллар шурасы оешкан да инде. Аллага шөкер, ул бүгенге көндә дә актив эшләп килә.

Башкаладан килгән дәрәҗәле кунак, җөмһүриятебез аксакаллары җитәкчесе Рәүф әфәнде юбилей чарасында шуны дәлилләде һәм ак көнләшүен белдерде. Әйе, Түбән Кама шәһәре һәм районы аксакаллары «торгынлык» заманында арыш басуы үскән җирдә шәһәр калкыткан, урман үскән җирдә химия гигантын төзегән кешеләрдән тора бит. 
Өлкәннәр әле хәзер дә актив эшчәнлек алып бара. Алар шәһәребездә һәм районда башкарыла торган эшләрнең берсенә дә битараф түгел, һәрбер үзгәрешкә үзләренең фикерләрен әйтәләр. Күпчелек түбәнкамалыларның әйтүенчә, «аларның сүзләре үтә». Ә менә башка төбәкләрдә, хәтта мәркәзебездә дә, андый уңышларга ирешә алган иҗтимагый оешма әлегә юк. 
Иң актив аксакалларыбыздан берничәсен искә алып китәсем килә. Соңгы 10 ел эчендә аксакаллар шурасын Зирәк Шиһапов җитәкли. Туры сүзле, җитди һәм шул ук вакытта мөлаем кеше. Ул эстафетаны шураның элекке җитәкчеләре Мәсгут Сибгатов, Камил Фатыйхов кебек үзләренә дә, башкаларга да таләпчән шәхесләрдән кабул итеп алган да, үзенә йөкләнгән вазыйфаны хәзерге көндә дә җаваплылык белән үтәп килә. Аңа сокланасы гына кала.
Тагын берсе – Хәмәтхәсән Хәлиуллин. Ул хезмәт юлын 1964 елда Түбән Кама төзелешендә өйрәнчек ташчы булып башлый һәм 37 еллык хезмәт юлы үтү дәвамында атаклы төзүче-бригадир дәрәҗәсенә ирешә. Беркайчан да «дәүләт бүләкләре алам» дип эшләмәгән, булганнарын да хезмәттәшләре эшенең бердәм нәтиҗәсе дип саный. 
Шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Суфиян ага Минһаҗев шулай ук актив җәмәгать эше алып бара. Ул үзенең матбугат битләрендә басылган эчтәлекле мәкаләләрендә тәрбияви тәкъдимнәрен һәм фикерләрен яшь буынга җиткерә. Аны балалар бакчаларында, мәктәпләрдә еш күрергә була. 
Мансур Шәрәфетдинов ярты гасырга якын авыл хуҗалыгы системасында җаваплы урыннарда эшләп, лаеклы ялга чыккан. Хәзер дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
Монда тагын бик күп исемнәрне атап булыр иде. Алар һәрчак хезмәт ялкыны белән яшәгән кешеләр. Аксакалларыбыз арасында медицина, хокук саклау, иҗат, нефть химиясе өлкәсендә эшләгәннәр байтак. Әгәр дә шуларга «колак салып» карарлар кылынса, шәһәребез чиста, саф, матур булыр дип уйлыйм. Ә хөрмәтлеләребезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телим. Алдагы елларда, аксакаллар шурасы яңа яшь әгъзалар белән тулыланып торсын, игелекле эшләребездә уңышларга ирешик һәм, әлбәттә, шәһәр җитәкчеләре белән үзара килешенеп эшләргә насыйп булсын. Язмамны Ш.Галиевнең «Кешелек дәрәҗәңне саклый белү – иң югары дәрәҗә» дигән сүзләре белән тәмамлыйм. 
Васил КАМАЛОВ.
Фотода: Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзаларының кайберләре.
Фото аксакаллар шурасы архивыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев