Туган як

Киләсе ел бюджеты турында уйланулар

Инфляция гади эш халкының бар булган акчасын йотуы, очсызландыруы болай да мәгълүм инде. Дөньядагы соңгы вакыйгаларга - Сүрия сугышына, Украина аркасында, дөресрәге Кырымны илебезгә кушу нәтиҗәсендә Россиягә каршы ут күршеләребез булган Европа илләре һ.б. игълан иткән санкцияләр сәбәпле икътисад бик нык какшады. Иң хәерче катлау булган пенсионерлар акчасын кысу хәленә...

Инфляция гади эш халкының бар булган акчасын йотуы, очсызландыруы болай да мәгълүм инде. Дөньядагы соңгы вакыйгаларга - Сүрия сугышына, Украина аркасында, дөресрәге Кырымны илебезгә кушу нәтиҗәсендә Россиягә каршы ут күршеләребез булган Европа илләре һ.б. игълан иткән санкцияләр сәбәпле икътисад бик нык какшады. Иң хәерче катлау булган пенсионерлар акчасын кысу хәленә төште дәүләт. Бары тик, кагылгысыз югары даирә булган олигархлар гына шундый бер мәлдә, кыя таудай, ныгый баралар, ягъни баеганнан байыйлар. Менә шундый шартларда илебездә киләсе ел бюджетын карап кабул итү бик тә катлаулыдыр. Ил югарылыгында сүз йөртмик, үзебезнең Түбән Кама шәһәренең 2016 елга бюджеты мәсьәләсенә генә тукталыйк.
Бер сүз белән әйткәндә, киләсе ел бюджеты соңгы 7-8 елда җыелган проблемаларны хәл итү өчен яраклы түгел. Шәһәр администрациясе сентябрьдәге сайлау алдыннан чынбарлыкны шомартып күрсәтсә дә, 2015 елга ниятләнгән социаль бурычларның хәл ителеше -
«өчле»лек кенә. Бар да кәгазьдә генә кала һәм, автомат рәвештә, 2016 елга күчә һәм киләсе ел бюджетыннан чыгып фикер йөртсәк, тагын үтәлми калу куркынычы яный. Аны тикшерүдә катнашырга безгә дә тәкъдим ителде, Әмма моның «халык белән килешенде» дип тамгалар өчен, күптәннән традиция буенча килә торган гадәти формальность кына икәнен һәммәбез дә яхшы белә. Шунлыктан, безнең «бу начар бюджетка каршы», дип әйтүебез бернинди роль дә уйнамый.
Бюджетны депутатлар кабул итә. Аңлагансыздыр инде, берсе дә каршы булмаячак, чөнки сентябрьдәге сайлау вакытында депутатлыкка «үз кеше»ләр генә үткәрелгән, шунлыктан бюджетны, бердәм рәвештә, бертавыштан кабул итәчәкләр.
Ә менә без, гади халык, һаман шулай юлсыз кала бирәчәкбез. Шәһәрдәге йөрергә яраксыз начар юллар теңкәсенә тимәгән бер генә түбәнкамалы да юктыр. Анысы гына ярар әле, властьтагыларны сүгә-сүгә, барыбер шул юлдан йөрүебезне дәвам итәчәкбез, чөнки башкасы юк.
Безнең дәүләтнең күр-сәтмәсе - илнең барлык төбәкләрендә дә, төп салым туплау базасы һәм яңа эшче урыннары булдыру аша халыкны хезмәт белән тәэмин итүчеләр буларак, кече һәм урта эшмәкәрлеккә һәртөрле ярдәм итү, үстерү... Монда -
гомуми фразалар гына. Ә төгәл һәм конкрет эш-гамәл кая, ник күрсәтелмәгән?!
Тагын бер ел шундый, кем әйтмешли «скудный» бюджет кабул ителсә, шәһәрне тәмам хәерчеләндерәчәкбез, һәм инде салым җыяр кеше дә калмаячак.
Болай да бит инде шәһәр халкы ярлыланганнан-ярлылана бара, авыручылар саны арта, дару бәяләре дә, чүпрә салып күперткәндәй, кыйммәтләнә. Кешеләр, хәтта, тормышта үзләре өчен иң кирәклесен дә сатып ала алмыйлар.
Контрольлек йөгәнен тәмам кулдан ычкындыру һәм тиешле чара күрелмәү дигәне, илдәге чиге беркайчан да булмастай тоелган инфляцияне сылтау итеп, аптекаларның бәяләрне күз ачып йомган арада да 2-3 мәртәбә арттырып, халыкны кычкыртып талавына юл куйды.
Бу үтеп киткән җәйдәге кислота яңгырлары бакчалардагы яшелчә һәм җиләк-җимеш уңышын тулысынча юкка чыгарды. Быел халыкның, башка еллардагы кебек, кышлык азык запасы да юк. Ә продукт бәяләре кыйммәтләнгәннән-кыйммәтләнә. Язга әле безне ниләр көтәдер, билгесез.
Әйдәгез, бюджетны төзүчеләргә кире кайтарыйк. Барысын да яхшылап уйласыннар, үз аяклары белән акча юллап, чапсыннар. Кече эшмәкәрлеккә, юллар ясарга, сәламәтлек тармагына республика хөкүмәтеннән акча сорап карасыннар, кул сузып, барысын да йөреп чыксыннар! Шәһәрдәге предприятиеләр дә, табышларыннан өлеш чыгарсын. Экологиябезнең начарлануына алар төп сәбәпче, димәк, шәһәр халкының сәламәтлеге какшауга да! Шәһәргә бераз ярдәм иткәннән генә ярлыланмаслар, шәт.
Әгәр дә бюджет белән килешмәсәк, гомумән, бюджетсыз калачаксыз дип, безне куркыту урынсыз. Киресенчә, республика властендагылар безнең авыр хәлебезне аңлап, булышырга тырышачаклар.
Болай да бит инде безнең сүзсез-нисез килешүебез җаваплы җитәкчеләрнең елдан-ел бюджетны зуррак дефицит белән тәкъдим итүләренә һәм, акча юклыкны (үзләренең бюджетны профессионалларча җентекләп эшләмәүләрен түгел!) сылтау итеп, социаль бурычларның елның-елында үтәлмәвенә китерә.
Исәп-хисапны дөрес алып бару гына әле ул, тиешенчә эшләү дигән сүз түгел. Киләсе ел бюджетын кире кайтартып, кабат җентекләп һәм халыкка файда килерлек итеп эшләттерү зарур.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины, Россиянең атказанган табибы, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: