Туган як

Киләчәк турында кайгыртып

Шәһәребез үсә, көннән-көн матурлана. Бигрәк тә яңа микрорайоннар урнашкан якларда. Шәхсән үзем Тынычлык проспекты каршында яшим. Һәм бу урамның аткан уктай киләчәккә туры омтылып, матур бизәлешле булып үсүенә сокланам. Ләкин күңел почмакларын тырнап торучы урыннар бар. Бигрәк тә алар зур сәүдә үзәкләре урнашкан биналарга кагыла. Мәсәлән, «Шатлык» янында төзелүче әлегә исемсез 2 катлы гаять зур бина берничә метр янәшә торучы торак йортның аскы каттагы тәрәзәләрен каплый. Анда яшәүчеләр бу хәл белән килешерләрме соң?

Тынычлык проспектының Төзүчеләр урамы белән кисешкәннән соң дәвам итүче сул ягында шулай ук төзелеш кайный. Бу корылмалар узган гасырның 80 елларында Мәскәүдәге Калинин проспектында төзелгән сәүдә үзәкләрен хәтерләтә. Проектлары матур булып, шәһәргә яңа бизәкләр өстәсәләр яхшы булыр иде дә. Ә менә Тынычлык проспектының урта өлешендә элек төзелгән сәүдә-көнкүреш биналарында бердәм архитектура стиле сакланмаган. Ни өчен бу турыда язам – моннан бер ун еллар элек Чаллыда, шулай ук Тынычлык проспектында, төрле бизәлешле сәүдә биналарын сүтеп, бер стильдә, бер сызыкка тигезләп төзеделәр...  Нишләптер, бездә яңа «Эссен» кибете Тынычлык проспектына яны белән, эреле-ваклы пожар баскычлары белән «карап тора».
Яңа төзелгән биналарда милли бизәкләр сирәк. Әлбәттә, бу проектларны сатып алган хуҗалардан торадыр. Ә менә сәүдә-көнкүреш биналарына исем куюга кешеләр дә, күпсанлы җәмәгать оешмалары да үз фикерләрен белдерә ала торгандыр. Тынычлык урамындагы 2-3 катлы зур биналарның уннан артыгы русча аталган («Пальмира», «Магнит», «Планета», «Юнона» һ.б.), 3 бина чит телдә, ә татарча исемне бары тик бер генә сәүдә үзәге алган. Вак-төяк сыраханә, чәчтарашханәләрдә дә шулай ук татарча элмә такталар юк.   
Кызганычка каршы, бу шәһәребезнең башка урам-проспектларына да кагыла. Мәсәлән, күршедәге Сөембикә урамының йорт номерлары күрсәткечләрендә ике телдә дә хаталар күп киткән. Тиздән шәһәр үзәгендә, һәлак булган якташларыбыз истәлегенә төзелгән Монумент янында зур реконструкция була икән. 5 Советлар Союзы Каһарманына багышланган хәтер такталары татарча күп хаталар белән язылган иде. Аларны яңаларга алыштырганда ялгышлар төзәтелер дип ышанасы килә. Милләткә хөрмәт телдән башлана бит.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: