Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт!»

Күптән түгел «Ак калфак» ханымнары Тукай муниципаль районында әнә шундый исем астында уздырылган күчмә утырышта булып кайттылар.

Өч көнгә сузылган эчтәлекле чарада Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының актив әгъзалары: «Кол Гали» исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина һәм Каенлы авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Тамаша» театры җитәкчесе Разия Якупова катнашты. Шушы көннәрдә шәһәребез музеена җыелышып, әлеге күчмә утырыш турында фикер алыштык.
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Ганиев, аның ярдәмчесе Вәсилә Исмәгыйлева тарафыннан милли рухта оештырылган гаять эчтәлекле чарага шәһәребезнең аксакаллары, «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары, мәчет әһелләре, балалар бакчалары мөдирләре, мәдәният һәм яшьләр үзәге хезмәткәрләре дә чакырулы иде. 
Гүзәлия Шәйхрази кызы белән Разия Кирам кызы Тукай районы авыллары буйлап сәяхәт кылганда күргән-белгәннәрен, дан казанган меценат Хәлфиннәр, шул төбәктән чыккан һәм тематик яктан иҗатлары тәңгәл килгән мөхтәрәм шәхесләр: Зөһрә Сәхәбиева, Дания Нурлы, Эльмира Шәрифуллина, Марат Әмирхановлар турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. 
Мәсәлән, Теләнче Тамак авылының интернат-мәктәбендә, сәламәтлекләре чикле булуына карамастан, алтын куллы балаларның тырышлыкларына сокланмаган кеше булмаган. Сүз уңаеннан, аларның иҗат җимешләрен: сәйләннәрдән ясалган агачлар, тукымалардан эшләнгән чәчәкләр, рәсемнәр белән без дә таныштык, ягъни фотосурәтләрен экраннан күрдек. Шулай ук, сәләтле балалар белән эшләүче, аларга көн дәвамында тәрбия кылучы педагогларның үтә дә сабыр булулары, күп белүләре гаҗәпкә калдырган аларны. Ханымнарның үзләренә дә төрле әйберләр ясап карау мөмкинлеге тудырылган, алар такталарга милли бизәк төшергәннәр, хәтта пычкы чүбен дә «эшкә җиккәннәр»...
Чебенле авылындагы истәлекле вакыйга да күңелдә уелып калырлык: ул көнне Мөхлисә Бубыйның әнисе Бәдер-банат абыстайга язма тактасы урнаштырганнар. Картлар йортындагы кичерешләрне тыңлаганда исә барыбызның да күзләре дымланды. 
Боерган авылында мунчала чыгару серләренә генә төшенеп калмыйлар, мунчаладан төрле тукымалар кушып курчак ясарга да өйрәнәләр. Шулай ук ризык пешерү осталары белән танышу да искиткеч, югары бәяләнә. Аккалфаклыларның үзләре дә, яшь киленнәрдәй, өч командага бүленеп, биремнәр эшлиләр, тәм-томнар пешереп карыйлар… 
Театр елы уңаеннан балалар да сәхнә осталыкларын күрсәтәләр. Иске Җирекле авылында урнашкан «Тукай» балалар бакчасында  нәниләр чыгышы аеруча ханымнарның күңелләренә хуш килгән. 
Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты «Алтын битлек» халык театры башкаруында куелган «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» дип исемләнгән спектакль нык дулкынландыра үзләрен. Кичләрен кул эше тоткач та, ял иткәндә дә шул хакта була сүзләре. Тамашадан алган тәэсирләре белән бүлешә-бүлешә, төрле калдык тукымалардан юрганнар, кирәк-яраклар тегәргә өйрәнәләр.
Кыскасы, утырыш эшендә булып кайткан ханымнарның чыгышларын тыңлап, видео-сюжетлар карап, без дә ләззәтләндек, рухи байлык тупладык, тәрбия эшендә кулланырлык фикерләр ишетеп куандык. 
Очрашуга Америкадан кунакка кайткан Гөлнара Гарееваның килүе дә ямь өстенә ямь өстәде. Ул, үз чиратында, ничек итеп чит илдә яшәүче татарлар белән милли бәйрәмнәр оештырулары хакында сөйләде. Март аенда уздырылган Сабантуй бәйрәме күренешләреннән төзегән фото-альбомы кулдан-кулга йөрде. 
Түбән Кама үзәк җәмигъ мәчете методисты – Роза ханым Латыйпова исә дини йолаларыбызга кагылышлы мөһим мәгълүматлар белән таныштырды.
Эчтәлекле вә тәрбияви кичәне йомгаклау өчен сүз җитәкчебез Гөлсинә Галиуллинага бирелгәч, ул «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының эшенә хисап тотты, ягъни аккалфаклылыр тарафыннан башкарылган эшләргә бәя бирде. Сүзен йомгаклап, максатабыз уртак – милләтебезгә хезмәт итү, кая гына барсак та ишеткән-күргәннәребезне халыкка җиткерү, алдынгы тәҗрибәләрне тарату, тәрбия нигезләрендә куллану, диде.
Нурзия МИРХАЗОВА, «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X