Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Киемнәрдә – милләтебез йөзе»

Түбән Каманың «Ихлас» рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәгендә хатын-кызлар өчен язгы-җәйге киемнәр тәкъдим итүгә багышланган «Фарыздыр киемең, мөслимә!» кичәсе үтте. Биредә Яр Чаллы шәһәренең мөселман киемнәре кибетләренең берсе үз коллекциясен тәкъдим итте. Кичә Түбән Кама мөселман хатын-кызлары һәм «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмалары ярдәме белән оештырылды.

Заманча киемнәр белән танышырга йөзләп хатын-кыз килде. Чара башланганчы,  яулык бәйләү буенча мастер-класс күрсәтелде. Баксаң, бер авырлыгы да юк икән аның. Яулыкны да, озын шарфны да зәвыклы итеп бәйләп була.
Тәкъдим итү кичәсен мәчетнең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Роза Латыйпова ачып җибәрде. Бала итәкле күлмәк, чигешле камзул кигән, шәльяулык бөркәнгән Роза ханым татар халкының милли киеме мөселман канунына туры килә алуга ачык дәлил булды. Әмма татар хатын-кызларының милли киеме гел андый булмаган. Ислам динен кабул иткәнче, күлмәкләрнең озынлыгы тездән булганын һәм аны ыштан белән кигәннәрен беләсезме? Татар милли киеменең тарихы, үзенчәлеге турында Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина сөйләде. Сүз уңаеннан, очрашу кичәсендә китапханәчеләр тарафыннан оештырылган «Киемнәрдә – милләтебез йөзе» дип исемләнгән күргәзмә дә эшләде.
Мөслимәләрнең киенү рәвеше еш кына төрле бәхәсләр уята. Кемдер аларны артык ябынуда, гарәпләшүдә гаепли, «татар кызлары алай киенергә тиеш түгел» дип тәнкыйтьли. Мөслимәнең киеме нинди булырга тиешлеге беркайда язылмаган, бары тик таләпләре генә күрсәтелгән: озын, җиңнәре кул чуклары гына күренерлек, гәүдәгә сыланып тормаган, чиста, пөхтә.  Роза ханым әйтүенчә, шәригать таләпләре нигезендә киенүнең шулай ук сәламәтлеккә дә уңай тәэсир итүен галимнәр дә раслаган.
«Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина исеменнән котлау сүзләрен оешма әгъзасы, район Советының оештыру бүлеге башлыгы Ләйсән Бикмөхәммәтова җиткерде. «Нинди генә чорда яшәсәк тә, хатын-кызның тышкы кыяфәте, киеме, үз-үзен тотышы, гамәлләре бик мөһим. Хатын-кызның рухи дөньясы, тәрбиясе, белеме аның киемендә чагылыш таба. Бүгенге киңәшләр барыбыз өчен дә файдалы булыр», – диде ул.
Түбәнкамалылар өчен киемнәр күргәзмәсен Ләйсән Галиәхмәтова һәм Гүзәл Хәйретдинова әзерләде. Мөселман киемнәре кибете хуҗабикәләре күрсәткән модельләр олыларда да, яшьләрдә дә кызыксыну уятты. Төрле тукымалардан көн дә яки дини мәҗлесләргә кию; намаз уку, су коену һәм кыз балалар өчен махсус тегелгән кием күп. Әмма иң сокландырганы, әлбәттә, киң итәкле, чигешле, сәйләннәр белән бизәлгән никах күлмәкләре.   
Үзәк мәчетнең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу ханым Гәрәева чарага килгән кунаклар өчен викторина уздырып, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырды. 
Ләйсән Галиәхмәтова һәм Гүзәл Хәйретдинованың «Модалы хөкем карары» телетапшыруындагы кебек, залдан бер ханымны аерым бүлмәгә алып чыгып, яңа образ сайлап, киендереп чыгарулары да чараның гүзәл мизгелләренең берсе булды. «Әкияткә эләккән кебек булдым. Шатлыгымны аңлатырга сүзләр җитми!» – дип, хисләре белән уртаклашты Эльвира Сәгыйтова. Күлмәк һәм яулык аңа бүләк ителде.
Кичә ахырында әлеге очрашуны оештыруда өлеш кертүчеләргә Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара исә хатын-кызларның күлмәкләр, яулыклар, бизәнү әйберләре сайлавы, үзара фикер алышулары белән тәмамланды. 
Мөслимәләр өчен киемнәр тәкъдим итү кичәсе күпләр өчен зарыгып көткән чара булып чыкты. Күпләр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар тапты. Мондый матур мәҗлесләр алга таба да дәвам итәр дип ышанып калабыз.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода:
кичәдә киемнәрнең яңа коллекциясен күрсәтү мизгелләре.
Жанна Староверова фотолары.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X