Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кием карап йөрдем әле

Сирәк эләгә торган ял көннәренең берсендә йокы туйгач кына уянып, торасы килмичә, озаклап диванда аунап яттым. Телевизор пультына ничә баскаласаң да 60 канал арасыннан бер карардаен табып булмый. Ә нәрсә дә булса эшләргә ирендерә. Шулай ята торгач, башка бер идея кереп утырды: кибетләргә чыгып, сатучыларны тинтерәтеп карарга! Элекке заманда сатучы...

Сирәк эләгә торган ял көннәренең берсендә йокы туйгач кына уянып, торасы килмичә, озаклап диванда аунап яттым. Телевизор пультына ничә баскаласаң да 60 канал арасыннан бер карардаен табып булмый. Ә нәрсә дә булса эшләргә ирендерә. Шулай ята торгач, башка бер идея кереп утырды: кибетләргә чыгып, сатучыларны тинтерәтеп карарга!
Элекке заманда сатучы һөнәре иң дәрәҗәлеләрдән саналса, хәзер почмак саен кибет булып, анда эшкә урнашу кыенлык тудырмый. «Дефицит товар» дигән проблема да күптән юкка чыкты. Тик әле хәзер дә сатучыларның дорфалыгыннан зарланучылар бар. Яхшы киенгән кешеләргә генә игътибарлы булалар, дип тә сөйлиләр.
Минем затлы, матур киемнәрем юк, шулай булгач, күтәреп алырлар дип куркасы юк. Аяктагы итегем пычракка баткан иде, анысын да юып тормадым, шул килеш чыгып киттем.
Башта «Аркада»га (яңасына да, искесенә дә) кердем. Иң беренче сугылган кием кибете төрек киемнәре сатыла торган почмак булып чыкты. 3 меңгә гомергә кофта сатып алмасам да, сатучы тәкъдим иткән 5-6 кофтаны киеп карадым. Сатучысы яхшы, бер дә иренми бар товарын күрсәтеп чыкты. Аның алдында үземнең хәерчелегемнән оялып, күзенә дә туры карамыйча чыгып киттем. Ул мине ничек елмаеп каршы алса, шулай елмаеп озатып калды.
Икенче почмакта да кофталар, күлмәкләр саталар. Бәясе алай ук кыйммәт түгел, мең ярым чамасы, матурлар үзе. Сатучы китереп тора, мин киеп карый торам. Сигез штук булгач, туктаттым бу эшне. Үземнең йомшак характерны белгәнгә, ярый әле зарплата карточкасын алмаган идем. Югыйсә, экспериментны бозып, тәки бер кофта сатып ала идем.
Яңа «Аркада»ның мин кергән кибетләрендә сатучылар яхшы булып чыкты, искесенә кереп карарга булдым. Монысында да матур кофталар күпләп эленгән кибеткә кереп, кием сайлый башладым. Ә сатучыга мин әллә бар, әллә юк - кроссворд чишә. Аптырагач, бер кофтаны «ялгыш» идәнгә төшереп җибәрдем, анда да күтәрелеп карамады. Сүз башлап китү уе белән, «бу матур кофтаның миңа яраклы размеры юкмы» дип сораган идем, миңа филгә караган кебек карады да: «бәләкәй булганга матур ул, ә сезгә ярарлык бернәрсә дә юк бездә» дип кырт кисте. Ярар сана, синдә генә что-ли кием. Болай утырсаң, зурысы да, кечкенәсе дә әйләнеп карамас әле дип, чыгып киттем.
Аның янәшәсендәге яшь хатын-кыз мине ишектән үк кертмәде. Матур гына елмаеп, «сезнең размердагы киемнәр юк», дип артка типмәде генә.
Трикотаж киемнәр сатылган кибеттә дә, бик озаклап, кофталар сайладым. Бәяләре 600-700 сум гына. Алсам да ярый иде. Тик сатучының реакциясен күрер өчен, берни алмый чыгып киттем. Сатучысы миңа үпкәләде, «нәрсәгә соң минем башымны катырдың шул вакыт, бернәрсә дә алмагач», дип мырлап калды. Ярар, ачуланмасын, берәр атнадан кереп, нәрсә дә булса алып чыгармын әле, әбизәтелне.
Чираттагы кибеттә чалбарлар, итәкләр карадым. Көзгедән шактый гына тулы гәүдәле ханымны күреп, точно ябыгырга кирәк дигән уйлар белән чыгып киттем. Монысында инде, сатучысы тагын арттан кычкырып калмасын дип, хәзер кереп алам дигән булып тайдым.
Алдагы сәүдә үзәге - «Якорь». Киемнәр күп - арзанлысы да, затлысы да тулып ята. Арзанлысына кереп, шулай ук бар киемне киеп карадым, сатучысы йөзен дә сытмады. Үземә бер кием ярамаганга кәефем киткән иде, теге ике кибеттәге кебек мине фил дип мыскыл итмәделәр, «Эта наша работа, не переживайте» дип озатып калды.
Тагын бер-икесенә кереп, матур күлмәкләр киеп, йөрәкне котыртып чыктым. Иң кимендә бишәр кием киеп карадым да, тик юк-бар сылтау табып, алмыйча чыгып киттем. Рәхәт бит, нәрсә телисең - шул бар, акчаң гына җитсен...
Көне буе йөреп, шундый нәтиҗә ясадым: сатучылар бар нәрсәне ачык йөз белән күрсәтеп тәкъдим итсәләр дә, алмый чыгып китсәң, күбесенең үпкәләүләре йөзләренә чыга. Аларны да аңларга була, эш хакы саткан товарның процентыннан килә бит. Тик үзебезнең хәләл акчага арзанлы да, сыйфатлы да, күңелгә ятышлы да, килешле дә кием аласы килә шул.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев